БЕЛЕМЕҢНЕ СЫНАП КАРА
Яшьләрне китапханәләргә тарту, китапка мәхәббәтләрен арттыру, эстетик тәрбияләрен үстерү, сәнгатькә кызыксыну уяту максатыннан һәм шулай ук танылган биюче Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурс игълан итте. "Үлемсезлеккә сикерү" дип аталучы бу бәйгедә 15 яшьтән 25 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Бәйге шартлары буенча, алар...
Яшьләрне китапханәләргә тарту, китапка мәхәббәтләрен арттыру, эстетик тәрбияләрен үстерү, сәнгатькә кызыксыну уяту максатыннан һәм шулай ук танылган биюче Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурс игълан итте. "Үлемсезлеккә сикерү" дип аталучы бу бәйгедә 15 яшьтән 25 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Бәйге шартлары буенча, алар 30 апрельгә кадәр бирелгән 30 сорауга җавап бирергә тиешләр. Нәтиҗәләр, җиңүчеләрнең дөрес, тулы җаваплары "Выбор" газетасы битләрендә һәм республиканың үсмерләр китапханәсе сайтында урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев