Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Грантка 6 укытучыдәгъва кыла

"Мәгариф" өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗә­ләргә ирешкән, җәмә­гать­челек тарафыннан үрнәк эше өчен яклау тапкан укытучыларга грант бирү каралган. Районыбыз мәктәп­лә­рен­дә шундый 12 грант иясе эшли. Россия Президентының "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" турындагы Указына нигезләнеп, быел бу грантка 6 укытучы дәгъва кыла. Алар - Кече Болгаер...

"Мәгариф" өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗә­ләргә ирешкән, җәмә­гать­челек тарафыннан үрнәк эше өчен яклау тапкан укытучыларга грант бирү каралган.

Районыбыз мәктәп­лә­рен­дә шундый 12 грант иясе эшли. Россия Президентының "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" турындагы Указына нигезләнеп, быел бу грантка 6 укытучы дәгъва кыла. Алар - Кече Болгаер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңнебаев Илдар Хафиз улы, Каратун урта мәк­тәбенең башлангыч класслар укытучысы Нәбиуллина Зөлфия Әгъзаметдин кызы, Апас урта мәктә­бенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Заһретдинова Рузалия Рафаэль кызы, Апас урта мәктәбенең сынлы сән­гать һәм технология укытучысы Мифтахова Флорида Фәс­хетдин кызы, Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиева Рамилә Рамил кызы һәм Харитонова Наталья Сергеевна. Апас урта мәк­тәбе базасында әлеге укытучылар, аларның хезмәттәшләре, укучылары, әти-әниләр, район мәгариф бүлегенең җитәкче-белгечләре, хакимият, редакция вәкилләре катнашында җәмәгать тыңлаулары үтте. Анда дәгъвачыларның өч еллык эшчәнлекләрен яктырткан чыгышлар тыңланды, бәяләр бирелде. Әлеге тәҗрибәле укытучыларның укучылары район, төбәк, республикада, хәт­та Россия күлә­мендә фән олимпиадаларында, төр­ле бәйге­ләр­дә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, эзләнү-тикшерү эшләрендә җиңү­челәр. Алар барысы да үз эш алымнарын якладылар, югары бәя алдылар һәм грантка дәгъва кылырга лаек дип табылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант