Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

“Грант”ка кем ия булыр?

23 мартта Апас урта мәктәбе базасында Республикакүләм игълан ителгән приоритетлы милли "Мәгариф" проекты кысаларында, 200 мең сумлык "Грант"ка дәгъва кылучы укытучыларның җәмәгать тыңлаулары узды. Биредә Апас мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнур Насыйбуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Харитонова, Биеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Алексеева...

23 мартта Апас урта мәктәбе базасында Республикакүләм игълан ителгән приоритетлы милли "Мәгариф" проекты кысаларында, 200 мең сумлык "Грант"ка дәгъва кылучы укытучыларның җәмәгать тыңлаулары узды. Биредә Апас мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнур Насыйбуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Харитонова, Биеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Алексеева һәм шул ук мәктәптән татар теле һәм әдәбият укытучысы Фирая Хисамова киң җәмәгатьчелеккә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Алар үз чыгышларында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, педагогик эш алымнары белән таныштырдылар. Укытучыларның хезмәтенә хезмәттәшләре, укучылары да бәяләмә биреп үттеләр. Тыңлаучылар "Грант"ка дәгъва кылучы укытучыларның эшләрен лаеклы дип таптылар һәм районыбыз данын уңышлы яклауларын теләделәр. 28 мартта аларның эшләре республикакүләм жюри карамагына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант национальный проект