Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Наркотикларга – юк! – дип әйт

Район мәгариф бүлегенә республиканың наркотикларга каршы "SаМоSтоятельные дети" проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2012 елга үткәреләчәк чараларның планы җиткерелгән иде. Ел башыннан республикакүләм проектта катнашучыларның эссе, шигырьләр, җырлар, проектның гимнын язу турлары узды. Районның "SMS балалар" хәрәкәте әлеге конкурсларда бик теләп катнашты. Ә Апас мәктәбенең...

Район мәгариф бүлегенә республиканың наркотикларга каршы "SаМоSтоятельные дети" проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2012 елга үткәреләчәк чараларның планы җиткерелгән иде. Ел башыннан республикакүләм проектта катнашучыларның эссе, шигырьләр, җырлар, проектның гимнын язу турлары узды. Районның "SMS балалар" хәрәкәте әлеге конкурсларда бик теләп катнашты. Ә Апас мәктәбенең наркотикларга каршы көрәш кабинеты республикада 1 урынны яулап, 100 мең сумлык премиягә лаек булды.

Конкурсның чираттагы "Әзер бул! Юк дип әйт!" акциясе Апас мәктәбенең "SMS балалар" хәрәкәте укучылары катнашында 6 апрельдә узды. Бу акция кысаларында алар халык күп йөри торган урынга - Апас базарына барып, һәрбер кешегә диярлек "Наркотикларга каршы законны беләсезме?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге закон белән таныш булучыларга да, бөтенләй таныш булмаганнарга да киң мәгълүмат биреп кул куйдырып бардылар.

Акция ахырына 100дән артык имза җыюга ирештеләр алар. Күптән түгел Дәүләт Думасы тарафыннан наркотикларга каршы законнар катгыйландырылган иде. Наркотик матдәләрне урамнарда, стадионнарда, паркларда, җәмәгать транспортларында һәм башка җәмәгать урыннарында кулланган өчен алдан 1-1,5 мең сум штраф каралса, хәзер 15 тәүлеккә кадәр иректән чикләү кертелде. Күп кенә җинаятьләр наркотик матдә кулланучылар тарафыннан кылына. Наркотиклар сатып табылган байлык та кыска гомерле була. Наркопритоннар оештыручыларга да 2 елдан 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү каралган. Законсыз наркотиклар әйләнеше өчен тагын да катырак санкцияләр кулланылачак.

Ел дәвамында "SMS балалар" хәрәкәте тарафыннан "Тәмәкесез Россия", "Сәламәт бул! Бие!", "Без сәламәт Россия өчен" һ.б акцияләр уздыру планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция СМС–дети нет наркотикам