Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокуратура сообщает

Апаста алкогольле эчемлек кулланып машина белән идарә иткән абзыйны тотканнар

Татарстан республикасы, Балык Бистәсе районының җәмәгать суды карары белән узган елның 10 сентябрь таңында алкогольле эчемлек кулланып машина белән идарә иткәнлеге расланган һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозуы өчен 30 мең сумлык штрафка тартылган, ел ярымга таныклыгыннан колак каккан С. бу начар гадәтен Апас юлларында да кабатлый. Бу гыйбрәтле вакыйгага бер...

Татарстан республикасы, Балык Бистәсе районының җәмәгать суды карары белән узган елның 10 сентябрь таңында алкогольле эчемлек кулланып машина белән идарә иткәнлеге расланган һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозуы өчен 30 мең сумлык штрафка тартылган, ел ярымга таныклыгыннан колак каккан С. бу начар гадәтен Апас юлларында да кабатлый. Бу гыйбрәтле вакыйгага бер ел тулыр-тулмас аны руль артында килеш быелның 20 августында инспекторлар аны кичке сигезенче ярты сәгатьтә район үзәге урамында туктаталар. Тагын шул ук хәл-С. ның авызыннан аракы исе аңкый. Автоинспекторларның медицина тикшеренүләре үтү зарурлыгы турындагы законлы таләпләренә буйсынмый ул. Бу процедурадан баш тарту РФ Җинаятьләр Кодексының 262 нче маддә, 2 нче өлеше буенча кешенең руль артына эчкән килеш утыруын раслаучы гамәл булуын гына аңлап бетерми безнең кыю кунак. Шул нигездә аңа җинаять эше кузгатылды. Суд карары бик ачык һәм катгый булачак, Шушы ук Кодексның 264 маддәсе нигезендә гаеплене административ кулга алу һәм тагын да зуррак күләмле штраф көтә. Шуңа кунакны тагын да дәвамлырак итеп таныклыгыннан мәхрүм итү өстәләчәк.

Артур Шәрипов, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев