Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокуратура сообщает

Милек өчен үзвакытында салым түләмәүчеләр җәзага тартыла

РФ Салым Кодексы буенча дәүләткә салым түләү законнарын бозучы физик затларга карата җаваплылык бик җитди. Салымны вакытында түләмәүчеләргә аның 20 проценты күләмендә пеня саналырга, яки аны нигезсез түләмәү очрагында төп сумманың 40 процентына кадәр штраф санкцияләре кулланылырга мөмкин. Салымны түләү вакыты-6 айдан соң дәүләткә бу акчалар кермәсә салым инспекциясе судка...

РФ Салым Кодексы буенча дәүләткә салым түләү законнарын бозучы физик затларга карата җаваплылык бик җитди. Салымны вакытында түләмәүчеләргә аның 20 проценты күләмендә пеня саналырга, яки аны нигезсез түләмәү очрагында төп сумманың 40 процентына кадәр штраф санкцияләре кулланылырга мөмкин.

Салымны түләү вакыты-6 айдан соң дәүләткә бу акчалар кермәсә салым инспекциясе судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу вакытта инде салым түләүченең акча әйләнешенә яки милкенә арест салыну, аерым очракларда җинаять яки административ эш тә кузгатылу ихтималы бар.

Салым түләүчеләрдән кергән акчалар халыкка үзвакытында түләнүче хезмәт хакы, пенсия булып үзбезгә үк кире әйләнеп кайта. 1 декабрьдән районда салым түләү вакыты төгәлләнә. Төрле күңелсезлекләргә юлыкмас өчен район салым инспекциясенә ашыгыгыз!

Артур Шәрипов, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев