Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокурор разъясняет

Прокурор юллар халәтен тикшереп кайтты

Апас район прокуратурасы район ЮХИДИ җитәкчесе тапшырган мәглүматларга нигезләнеп район үзәгендә юл хәрәкәте иминлеге Законнары үтәлешен тикшерде. Апасның Төзүчеләр, Кызыл Армиячеләр, Яшьләр урамнарында асфальт юлларның аерым өлешләрендә зур чокыр-канаулар һәм юллар халәте нормативларына туры килмәгән башка кимчелекләрне ачыклап, Апас штп башкарма комитетына предписание җибәрелде. Тикшерү вакытында юл хәрәкәте иминлеге Законнарын...

Апас район прокуратурасы район ЮХИДИ җитәкчесе тапшырган мәглүматларга нигезләнеп район үзәгендә юл хәрәкәте иминлеге Законнары үтәлешен тикшерде. Апасның Төзүчеләр, Кызыл Армиячеләр, Яшьләр урамнарында асфальт юлларның аерым өлешләрендә зур чокыр-канаулар һәм юллар халәте нормативларына туры килмәгән башка кимчелекләрне ачыклап, Апас штп башкарма комитетына предписание җибәрелде. Тикшерү вакытында юл хәрәкәте иминлеге Законнарын бозу очраклары- район үзәгенең Ленин, М. Җәлил, Кызыл Армиячеләр урамнарында юлга тиешле сызык-полосалар, жәяүлеләр кичүендә "зебра" тамгалары тузу, ике урында "Юл бир" кисәтү тамгасы куелмавы ачыкланды. Россиянең "Куркынычсыз юл хәрәкәте турында" гы Федераль Законның 6 маддә, 4 пункты, 12 маддәсе буенча торак пункт эчендә юл хәрәкәте иминлеге өчен шул җирле үзидарәләр җаваплы. Прокурор күрсәтмә-предписаниесен үтәүгә Закон 1 ай вакыт бирә.

Татарстанның һәм районның быел яңа юллар салу һәм төзекләндерү эш программасы буенча Яшьләр урамында моннан 25 ел элек салынган 150 метрлы бетон юл бер ай элек тулысынча яңартылып, аның урынына яңа асфальт түшәлде. Салават Кәрим урамына килү юлындагы урамда юлны аркылы кискән канау шулай ук төзекләндерелде. Салават Кәримов урамы эчендәге тузган асфальтны яңартып төзекләндерү район юлчыларының якын киләчәктәге эш планына кертелде. Кимчелекләр табылган башка урамнарда да тиешле юл тамгалары, юл билгеләре куелды. Болар барысы да кеше иминлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кайгырту максатыннан эшләнә. Яңа юллар салуга килсәк, бу эш фәкать дәүләт программалары аша гына башкарыла ала. Апас эчендә Яшьләр, Кызыл Армиячеләр урамнарына яңа юл, Апас-Черкен арасында 3 километрга икенче катка асфальт салу, юл читләрен заманча төзекләндерү, мәсәлән, шул программаларга һәм финанслауга турыдан-туры бәйле. Моның өчен район хакимияте Татарстан Хөкүмәтенә, аерым очракларда Президентка ук мөрәҗәгать итә, эш планын, бу ихтыяҗны дәлиләп яклый. Күреп торасыз, соңгы 10 елда Апаста яңа юллар салу, искеләрен төзекләндерү темпы югары. Киләчәккә планнар исә тагын да зуррак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев