Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Апас балалар сәнгать мәктәбенә якташыбыз Сара Садыйкова исеме бирелде

Исемне район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме итте.

 

(7 декабрь, “Апастово-информ”). 
Бу көн район тарихында истәлекле вакыйга буларак кереп калды. Тантаналы чарада Сара апа Садыйкованың бик күп иҗатташ дуслары, шәкертләре катнашты. Алар Апас районы турында җылы фикерләре белән уртаклаштылар, Сара апа Садыйкованы олы хөрмәт хисләре белән искә алдылар. Бирегә килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде. 
“Бүген районыбызда тарихи вакыйга – район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән Апасның балалар сәнгать мәктәбенә якташыбыз, композитор Сара апа Садыйкова исеме бирелә. Сара апа гомере буе Апас районын, Тутай авылын үзенең туган ягы буларак якын итеп, яратып яшәде. Районыбызны ул бөтен татар дөньясына танытты. Аның җырлары һәр апаслы күңелендә яши”, - диде ул. 
Апас балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов Сара апа Садыйкова исеме бирелүне зур дәрәҗә дип атады. 
“Сара апа Садыйкова безнең өчен зур горурлык. Мәктәбебезгә аның исеме бирелү дә бик зур дәрәҗә. Киләчәктә Сара апаның иҗатын тирәнтен өйрәнербез, көйләрен, җырларын яратып башкарырбыз дип ышанам”, - диде ул. 
Апас балалар сәнгать мәктәбе 1968нче елда музыка мәктәбе буларак ачыла. 2000нче елда сынлы сәнгать һәм хореография бүлекләре эшли башлагач, ул сәнгать мәктәбе дип йөртелә башлый. Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәбендә 207 бала белем ала. Биредә алар музыка, сынлы һәм рәсем сәнгате дөньясын танырга, аның серләренә төшенергә, уен коралларында уйнарга, биергә, җырларга өйрәнәләр. Уңышлары белән дә сөендерәләр. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, төрле республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев