Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Россиядә чикләрне узуга бәйле ковид-тыюлар гамәлдән чыгарыла

15 июльдән башлап Россиядә чик узу белән бәйле ковид-тыюлар гамәлдән чыгарыла.

Бу турыда Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Россиягә Белоруссиядән автомобильдә килгән кешеләргә ПЦР-тест күрсәтергә кирәк булмый. Башка ил кешеләре өчен бу шарт гамәлдә кала.

Бу карарны оперштаб утырышында кабул иткәннәр. Утырышны вице-премьер Татьяна Голикова уздырган.

2 июльдән башлап җәмәгать туклануы урыннарының төнлә эшләвенә, битлек кию режимына кагылышлы чикләүләр бетерелгән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-ciklarne-uzganda-kovid-tyyular-gamaldan-cygaryla-5856876

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев