Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чөгендерне алып бетердек!
Быел шәкәр чөгендере район буенча барлыгы 2710 гектарда чәчелгән иде. Бер гектар уңышы урыны белән 500 - 600 центнер тәшкил иткән кырлар бар! Бу көнгә аның уңышын казып алу төгәлләнде, гомуми җыем 100 000 тоннадан артып китте. Шикәр заводларына районның әле тагын 65000 тонна татлы тамыр озату мөмкинлеге бар.
-
Ашаган ризыгың сыйфатлымы?
"Госалкогольинспекция"нең Яшел Үзән территориаль органы, кулланучылар хокукларын яклау оешмасы вәкилләре һәм экспертлар районыбызның сату нокталарында азык-төлекнең сыйфатын тикшерү, дегустация үткәрү акциясен башлап җибәрделәр. 9 ноябрьдә Апасның "Вамин" кибетендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә, 8-11 ноябрьдә икмәк сатылучы кибетләрдә Апасның "Икмәк" комбинатының, ООО "Каратун-икмәк" мини-заводының продукциясен сатып алучылар белән бергә татып карау үткәреләчәге турында...
-
Каникуллар шәп үтсен...
Көзге каникул көннәрендә "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә мәктәп укучыларына рәхәтләнеп ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга шәп мөмкинлек булачак. 1-7 ноябрь көннәрендә биредә Апас районы һәм тирә-күрше районнардан 240лап балалар ял итәргә җыена.
-
Күңелләрдә мәңге саклана
1 ноябрьдә - халкыбыз мәшһүр композитор, татар халкының горурлыгы - Сара Садыйкованың туган көнен - 105 елыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында класс сәгатьләре, әдәби кичәләр үтә. Үзенең җыр-моңнары белән Сара Садыйкова халык күңелендә, бигрәк тә райондашларыбыз йөрәкләрендә мәңге сакланачак.
-
БӘЙРӘМ АРТЫ БӘЙРӘМ...
4 ноябрь - Русия күләмендә Халыклар бердәмлеге көне. Татарстанда әлеге бәйрәмгә 6 ноябрь дә өстәлә. Ә бу көнне бездә икеләтә бәйрәм - Татарстан Конституциясе көне һәм Корбан гаете. 6 ноябрь - якшәмбегә туры килгәнлектән, аның ялы дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, быел ноябрь башында без тоташ 4 көн - 4, 5,...
-
БОКСЧЫЛАР УҢЫШЫ
20-22 октябрьдә Волжск шәһәрендә Марий-Эл Республикасының танылган тренеры Гомәр Мөхәммәтҗанов истәлегенә бокс буенча турнир үтте. Анда тренер Данис Хәкимов җитәкчелегендәге Каратун егетләре уңышлы чыгыш ясадылар. Үз үлчәү авырлыкларында Руслан Сибгатуллин - беренче, Ранис Гобәйдуллин, Азат Гәрәев, Равил Ходжатов - икенче урыннарны яуладылар.
-
“Зөя”нең күңеле иркен...
"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүгенге көндә республикабызның төрле төбәкләреннән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 150 бала ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. Күптән түгел биредә авыруларны дәвалау өчен тоз шахтасы бүлмәсе дә ачылды.