Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
Төзелеш ул – үсеш билгесе
-Район күләмендә былтыр барлыгы 300 млн. сумлык яңа төзелешләр алып барылды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов. -2011 елда барлыгы 7260 кв. метрдан артык торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Былтыр өй туйларын уздыручыларны без дә ихластан котлыйбыз.
-
Кыш бабай бүләге
"Татэнергосбыт"ның Апас участогы өчен Кыш бабай саллы бүләк әзерләгән. Яңа елны коллектив шул ук нигездә яңабаштан төзелгән иркен һәм уңайлы бинада каршылады. Аны рәсми төстә ачу тантанасына Казаннан дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә. Бу көннәрдә кабинет-бүлмәләргә иң заманча җиһазлар, элемтә чаралары урнаштыру дәвам итә. "Энергосбыт" территориясе дә гаҗәеп дәрәҗәдә төзекләндерелде.
-
Кыскача
Узма, мин узам... Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган атнада юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 55 транспортчы тоткарланган. Шуның икесе руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар. Иминлек каешын эләктермәүчеләр дә, балаларын махсус утыргычка утыртмаучылар да шактый теркәлгән. Аянычлы хәлләрне еш ишетәбез. Тизлекне арттырганда "минем белән бу хәл булмас," - дип...
-
АПАС УРАМНАРЫН ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ДӘВАМ ИТӘ
Бу эштә районыбыз юлчыларына "Казэнергострой" юл төзүчеләре дә даими булышалар. Район хакимияте һәм Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты белән төзелгән контракт-килешү нигезендә, алар Апасның Яшьләр һәм Мулланур Вахитов урамнарында ком-таш җәю эшен төгәлләп, бүген Бану Вәлиева урамында асфальт юл салу өчен грунт чыгару, тигезләү эшләренә керештеләр.
-
ТОРМЫШ ЯМЕ СЕЗДӘ, ӘНИЛӘР!
Район башкарма комитетының актлар залында бер төркем әниләргә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Дәүләкидән Луиза Шәйдуллина, Апастан Гөлнара Сәлахова, Люция Җаббарова, Көлкәштән Гөлнур Минһаҗева, Т. Черкененнән Светлана Иванова, К. Күккүздән Оксана Сираҗева район башлыгы кулыннан сертификат һәм истәлекле бүләк алдылар.
-
Бер җөмлә белән
Каратунда яңа элеватор төзү Программасы нигезендә киләсе елда 10000 тонна игенгә исәпләнгән склад төзелеше башлана. 2012 елда Багышта, 2013 елда Биештә, 2014 елда Азбабада яңа клублар төзеләчәк. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлов белән бергә эшләү өчен башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаруга Рәмис Миңнуллин билгеләнде. Каратун авыл җирлегендә яшәүче...
-
Министр яңа янгын сүндерү техникасы тапшырды
23 ноябрьдә Апаста ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры Р.Җ. Хәбибуллин Идел аръягындагы 7 районда оештырылган өстәмә янгын постлары җитәкчеләренә тантаналы төстә 12 янгын сүндерү техникасы таратты. Шуның өчесе Апас районына бирелде.
-
Оештыру мәсьәләсе каралды
Районның "Росгосстрах" оешмасы җитәкчесе Рим Борһанетдинов пенсиягә китте.
-
Сулар агар башкача...
Ындырчы авылы халкын күптәннән борчыган мәсьәләне - Бия елгасының агу юнәлешен үзгәртү (русло) мәсьәләсен 2012 елда планга керттеләр.
-
Мәктәпләр ябылмас... укучылар булса!
2012 елда районда мәктәпләргә киң колачлы ремонт эшләре башланачак.
-
Изилә – чемпион!
11-12 ноябрьдә Казан шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
-
Юлларда сак булыйк!
22 ноябрьдә республикада юл һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне үткәрелә.
-
Башың ике булса гына...
Узган атнада бозлавык юлларда һәлакәтләр нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән.
-
ЭШ БАШЛАНДЫ
90нчы елларда район белән җитәкчелек иткән кайбер җитәкчеләрнең эшлексезлегенә "һәйкәл" булып озак еллар кукраеп утырган, Апасның керү капкасын иләмсезләп торган төзелер-төзелмәс ишелгән кирпеч заводын сүтә башладылар.
-
Былтыргыдан 2 тоннага артык
Ноябрь аеның беренче декадасында район буенча фермаларда бер сыердан көнгә уртача 10,5 килограмм сөт савылды. Шәхси сектордан җыелган сөтне дә кертеп, көнгә уртача 68 тонна сыйфатлы сөт сатыла. Узган ел белән чагыштырганда, бу ике тоннага артык дигән сүз. Ирешелгән күрсәткечне саклау һәм аның күләмен арттыру өчен бүген һәркайда шартлар бик...