Юлга чыккач яман булмасын
- Район территориясендәге гомуми озынлыгы 276 километрга җыелган асфальт юлларда бозлавык булдырмау - безнең бүгенге төп максат, - ди Апас районара юллар идарәсенең ПТО бүлеге җитәкчесе Руслан Гыймадиев. - Быелгы кышкы сезонга шул максатка 2000 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы, реагентлар әзерләнде, махсус көйләнгән 10 техника тәүлек буе юлларның чисталыгын тәэмин...
- Район территориясендәге гомуми озынлыгы 276 километрга җыелган асфальт юлларда бозлавык булдырмау - безнең бүгенге төп максат, - ди Апас районара юллар идарәсенең ПТО бүлеге җитәкчесе Руслан Гыймадиев. - Быелгы кышкы сезонга шул максатка 2000 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы, реагентлар әзерләнде, махсус көйләнгән 10 техника тәүлек буе юлларның чисталыгын тәэмин итә. Ә Апас эчендә юллар өчен коммуналь хуҗалык, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җаваплы. Авыл эчләрендәге юллар халәтен авыл җирлекләре, шунда урнашкан хуҗалык-предприятиеләр кайгыртырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев