Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
НӘРСӘ ҖИТМИ БӘДБӘХЕТЛӘРГӘ?
"Агымдагы елның 13 мартында Кильдураз станциясендә пычак яраларыннан үлгән 1927 елгы Мәсгуть һәм Фәһимә Мифтаховлар мәетләре табылды. Җанкоярлар йорттан акча һәм азык-төлек алып чыкканнар. Оператив тикшерү барышында җинаятьчеләр тоткарланды, алар күрсәтмә бирделәр. Аларга карата җинаять эше ачылды", - дип хәбәр итә Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү Идарәсенең Буа бүлекчәсенең...
-
Зур сынаулар алдыннан
Казан Дәүләт федераль университеты белемнәрен сынау максатыннан 9, 11 сыйныф укучыларына тестлар үткәрә. Бу сынаулар районыбызда да уза. 11 сыйныф укучылары математика, рус теле, физика, җәмгыять белеме, 9 сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән тестлар чишәчәкләр. Бу - җаваплы сынаулар алдыннан белемнәрен тикшереп алырга зур мөмкинчелек.
-
Безне карап тордылар
Район территориаль сайлау идарәсе рәисе Фатыйх Хәйдәров биргән мәгълүматлар буенча, районыбыздагы барлык сайлау участогында да Интернет челтәренә кушылган 114 видеокамера төгәл режимда эшләгән. Апас сайтына теркәлеп яки коллектив керү пункты (ПКД) аша районда сайлау барышын 400 гә якын кеше "он-лайн" режимында караган.
-
Президент сайлауларында катнашырга чакырабыз
Сезне 2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе Президенты сайлауларында тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзегез белән паспорт булу мөһим. Тавыш бирү көнендә үзегезнең сайлау участогына килергә мөмкинчелегегез булмаган очракта, сез участок сайлау комиссиясеннән исәптән төшерүче, башка теләсә кайсы сайлау участогында сайларга хокук бирүче...
-
Бөек шагыйрьне искә алып...
Апас урта мәктәбендә китапханәче Венера Сафина җитәкчелегендә бөек татар шагыйре Муса Җәлил туган көненә багышланган шигырь кичәсе узды. Укучылар бу көнне сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр арасында Рамилә Латыйпова, Алия Гәрәева - 1 урынны яуладылар, Алисә Хәйруллина, Алисә Сафиуллина, Энҗе...
-
Мәүлет шулай ел да зурлансын
17 февральдә район мәдәният йортында Мәүлет кичәсе үтте. Башка еллардан аермалы буларак, ул быел тәүге тапкыр зурлап, оешкан һәм үзенчәлекле төстә узды. Мәдәният йортына килеп кергәч үк, иң элек өлкәннәр кулыннан эшләнгән күргәзмәләр игътибарны җәлеп итте. Апас һәм Каратун китапханәләре каршында эшләп килүче ветераннар клубына йөрүчеләр тарафыннан бәйләнгән, теккән, чиккән,...
-
Бүләкләр кызыктыра
Быел Сабан туенда чираттагы иң кечкенә үлчәү категориясендә җиңүче балага машина биреләчәк. Ә атлар чабышында җиңүчегә 130-150 мең сумлык бүләк хәзерләү планлаштырыла. Чөнки хәзер районда атларга хөрмәт нык арта.
-
ӨЛКӘННӘР КОМПЬЮТЕР АРТЫНДА
Районда 60 пенсионер "Интернет-долголетие" программасы буенча компьютер дәресләрендә белемнәрен күтәрә.
-
Өй телефоны эшләми башласа нишләргә?
Сорауга район электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Фирдүс Хәев җавап бирә: - Узган елда ОАО "Таттелеком" операторы эшчәнлеген алып барган барлык территорияләрдә, шул исәптән безнең Апас районында да, берләштерелгән үзәк ремонт бюросы гамәлгә куелды. Аның бердәм номеры - 125. Өегездәге телефон яки Интернет, IP-TV линиясе эшләми башласа, шул номерга хәбәр итәргә...
-
Мәчет рәсеме бәйгесе
Ай календаре буенча хәзер рабигаль әүвәл ае бара. Халыкча әйткәндә, бу - мәүлет ае, ягъни, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа с.г.в. туган һәм ахирәткә күчкән ай. Бу айда мөселманнар пәйгамбәребезне искә алып күп гамәлләр кылалар. Коръән уку мәҗлесләре, вәгазьләр, мөнәҗәт кичәләре һ.б. чаралар борын-борыннан ук бездә гадәткә кергән. Апас Җәмигъ мәчетендә...
-
Проектлар якланды
27 январьда "Сәләт" балалар иҗат үзәгендә "Мин - Россия гражданины" Бөтенроссия акциясе кысаларында социаль проектларны яклау үтте. Биредә Каратун мәктәбенең "Форпост" отряды командасы (җитәкчеләре З. Гыймадиева, А. Яппарова) - беренче, Табар Черкене мәктәбенең 9-11 класс укучылары командасы (җит. И. Ребровская) - икенче, "Сәләт" балалар иҗат үзәгенең Иске Йомралы мәктәбе каршында...
-
Кыскача
Безнекеләр Яшел Үзән бозында 27-29 январь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә "Алтын алка" клубы призына 1997-1998 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча зона ярышлары үтә. Биредә Апас командасы да катнаша. Бәйге Апаста үтә "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты" республикакүләм конкурсының зона туры 31 январьда Апаста үтә. Биредә 6 районнан килгән бәйгечеләр 10 номинациядә...
-
ЗИФА БУЙЛЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘСӘҢ
"Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче аэробика түгәрәге үзенең эшен кабат җанландырып җибәрде. Теләүчеләр кичке 18.00 дән соң түгәрәккә рәхим итә алалар.
-
Иске нигездә яңа йорт булачак
Апасның Совет урамындагы моннан 50 еллар чамасы элек күчереп салынган 4 фатирлы йорт Татарстанкүләм "тузган торак" программасына кертелгән иде. Аны ТР Президенты каршындагы "Дәүләт торак фонды"на ("ГЖФ") исәпкә куйдылар. Биредә яшәүчеләргә икенчел торак базарыннан фатир яки йорт сатып алу мөмкинлеге бирелде. Бушап калган, авария хәлендәге бу йорт сүтелеп, калдыклары "Зөя"...
-
Юлга чыккач яман булмасын
- Район территориясендәге гомуми озынлыгы 276 километрга җыелган асфальт юлларда бозлавык булдырмау - безнең бүгенге төп максат, - ди Апас районара юллар идарәсенең ПТО бүлеге җитәкчесе Руслан Гыймадиев. - Быелгы кышкы сезонга шул максатка 2000 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы, реагентлар әзерләнде, махсус көйләнгән 10 техника тәүлек буе юлларның чисталыгын тәэмин...