Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тургайлар моңы астында…
"Зөя агрофирмасының Йомралы бүлекчәсе игенчеләре язгы кыр эшләренә барлык төр тракторлар һәм җир эшкәртү, чәчү техникасын районда иң беренчеләрдән булып әзерләп куйдылар. - Быел язгы чәчүгә бүлекчә буенча 4 агрегат чыкты. Чәчүне санаулы көннәрдә һәм сыйфатлы итеп башкару өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар да бар дип саныйм. Механизаторларыбыз арасында иң...
-
КЫСКАЧА
Апаста туган тел бәйрәме 26 апрель - татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның 126 еллыгы. Шул уңайдан район үзәгендә - Ана һәйкәле янында 10.00 сәгатьтә Туган тел һәм шигърият бәйрәме уза. Биредә шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, җырлары белән беррәттән, җирле каләм ияләренең дә иҗатлары чагылыш табачак. Җыр кешене юата Татарстан...
-
Тиздән Яз һәм Хезмәт бәйрәме
1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен уздыру уңаеннан 23 апрельдә РФ профсоюз оешмалары селектор-киңәшмә уздырды. Быелгы 1 Май демонстрацияләрен "Дөреслек, хаклык өчен көрәшик" дигән девиз астында үткәрергә киңәш иттеләр. Ил күләмендә 500 меңнән артык кеше 1 Май митингларында катнашыр дип көтелә. Әлеге чарага әзерлек күптән башланган инде.
-
Китапханәчеләр киңәште
Апас урта мәктәбе базасында педагог-китапханәчеләренең районкүләм семинары узды. "Мәктәп китапханәсе: мәктәпнең рухи тормышын активлаштыруда социаль хезмәттәшлек" темасына узган семинарда китапханәчеләр тәҗрибә уртаклаштылар, бөек реформатор П. А. Столыпинның 150 еллыгына багышланган ачык дәрес карадылар. Әлеге дәрестә рус теле һәм әдәбияты укытучысы З. Н. Мөхәммәтҗанова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Г. Х....
-
Чәчүлек нинди – уңышы шундый
Чәчүлек орлык фондын яңарту максатында, районга 160 т. "Вакула" һәм "Гелиос" сортлы арпа, 100 тоннадан артык язгы бодай, борчак чәчүлек орлыгы кайтарылды. Бу эш дәвамлы булачак. Быелгы язгы чәчүгә физик авырлыкта 6000 тоннадан артык минераль ашлама тупланды.
-
Яңа конкурска “старт” биреләчәк
Узган шимбәдә районкүләм иртәнге җыелыш-атналык планеркада район башлыгы авылларда чисталык икеайлыгы барышы белән канәгать булмавын белдерде. Шул уңайдан, иң чиста авыл, авыл җирлекләре буенча районкүләм конкурс үткәрү зарурлыгына тукталды. Махсус оештыру комиссиясе тиз арада аның план-программасын эшләргә тиеш. Җиңүче авыл җирлеген хезмәт җиңел автомашинасы белән бүләкләү күздә тотыла.
-
Ыспай һәм затлырак буласыбыз килә
- Районыбызның йөзек кашы булган "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү үзәгенә мәктәпләрдә җәйге каникуллар башланганчы күләмле ремонт эшләре үткәреләчәк. Аңа тагын да заманчарак төс керәчәк, территория эчендә яңа асфальт һәм брусчатка җәелгән юллар, тротуар-бульварлар, чәчәклекләр пәйда булачак, - ди аның җитәкчесе Хәйдәр Булатов.
-
Пасха якынлаша
Бу көннәрдә православие динен үз тәгълиматы, рухи дөньясы дип кабул итүчеләр бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Пасха - аларның төп дини бәйрәмнәре. Быел бу бәйрәм 15 апрельдә билгеләп үтелә.
-
СОРАУЛАРЫГЫЗ БУЛСА...
Агымдагы елның 14 апрелендә 9.00-14.00 сәгатьләрдә Апас районының суд приставлары бүлегендә районның өлкән суд приставы суд һәм башка оешмалар карарларына кагылышлы сораулар буенча гражданнар кабул итәчәк. Сорауларыгыз булса, рәхим итегез.
-
Онытылып калмаганмы?
Апастагы Батырлар Мемориаль комплексы стелласында бүген Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган һәм Җиңү белән туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан 10 меңнән артык апаслының исеме ташка уелып язылган. Район хәрби комиссариаты, авыл җирлекләре, мәктәпләрнең эзтабар укучылары бу көннәрдә аны тулыландыру, яңа мәгълүматлар туплау белән мәшгуль. Сездә дә шундый өстәмәләр һәм...
-
БАЛАҢ БАКЧАГА ЙӨРИМЕ?
Районыбызда 1 мартка 2136 бала мәктәптә укый, мәктәпкәчә яшьтәге 1300 бала исәпләнә, 37 балалар бакчасына 759 сабый йөри. Быел 200гә якын нарасый мәктәпкә укырга керәчәк. Татарстан Хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта сүз бакчага йөрүче балаларның әти-әниләренә бирелүче компенсацияләр турында барды. Аны махсус исәпкә күчерү тәртибе гадиләштереләчәк. Моның өчен кирәкле мәгълүматларны...
-
ОЗЫН ТОЛЫМЛЫЛАР КАЙДА СЕЗ?
"Сәләт" балалар иҗаты үзәге ике этаптан торган "Озын толым" фестиваль-бәйге хәзерли. Бу бәйгедә район мәктәпләренең 7-10 сыйныфларында укучы озын толымлы кызлары катнашачак. Алар озын чәчләре белән генә түгел, ә һәрьяктан да үзләренең уңганлыкларын да күрсәтергә тиеш булачаклар. Бәйгенең беренче-сайлап алу туры 6 апрельдә Аграр көллияттә узса, икенчесен 27 апрельдә район...
-
КҮЧМӘ СЕССИЯГӘ ХӘЗЕРЛӘНӘЛӘР
Балалар район Думасы депутатлары үзләренең чираттагы сессияләрен үткәрергә җыеналар. Бу күчмә сессия 28-30 мартта "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә узачак һәм пионер оешмасының 90 еллыгына багышланачак. "Пионериянең данлы эшләре" район күргәзмәсенә пионер оешмасы атрибутлары һәм архив материаллары куелачак.
-
КАНИКУЛЛАР ХӘВЕФСЕЗ ҮТСЕН!
Апас урта мәктәбенең Альмира Хисамова җитәкчелегендәге 3 "А" классы укучылары юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә үткәрделәр. Язгы каникул алдыннан юл кагыйдәләрен тагын бер кат укучыларның хәтерләренә төшерү аеруча файдалы. Алар җырлар, шигырьләр, күренешләр аша хәвефсезлек кагыйдәләрен кат-кат ассызыкладылар. Кичәдә районның ЮХИДИ һәм мәгариф бүлекләреннән дә вәкилләр катнашты.
-
15 килограммлы альбом
Заманында Казан шәһәре янгын сүндерү баш идарәсендә күп еллар җитәкче булып эшләгән, чыгышы белән Апас якларыннан булган Исхак Низаметдинов гаиләсе район музеена 50 ел буе тупланган күкрәк билгеләре, төрле значоклар коллекциясе бүләк итте. Анда Россия янгын сүндерү тарихына кагылышлы 400 дән артык тарихи раритет бар.