Тургайлар моңы астында…
"Зөя агрофирмасының Йомралы бүлекчәсе игенчеләре язгы кыр эшләренә барлык төр тракторлар һәм җир эшкәртү, чәчү техникасын районда иң беренчеләрдән булып әзерләп куйдылар. - Быел язгы чәчүгә бүлекчә буенча 4 агрегат чыкты. Чәчүне санаулы көннәрдә һәм сыйфатлы итеп башкару өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар да бар дип саныйм. Механизаторларыбыз арасында иң...
"Зөя агрофирмасының Йомралы бүлекчәсе игенчеләре язгы кыр эшләренә барлык төр тракторлар һәм җир эшкәртү, чәчү техникасын районда иң беренчеләрдән булып әзерләп куйдылар.
- Быел язгы чәчүгә бүлекчә буенча 4 агрегат чыкты. Чәчүне санаулы көннәрдә һәм сыйфатлы итеп башкару өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар да бар дип саныйм. Механизаторларыбыз арасында иң тәҗрибәле һәм булдыклы Рамил ага Гарифуллин (фотода) ел да кыр эшләрендә башкаларга бик матур үрнәк күрсәтә. Узган елда ул 700 гектарда җир эшкәртте, 500 гектарда чәчү эшләре башкарды. Башкаларны да үз артыннан ияртә белүче көчле лидер, таләпчән игенче ул. Аның 60 яшьлек юбилеен да шундый ук матур күрсәткечләр, саулык-сәламәтлектә һәм гаилә тигезлегендә каршылавын телибез, - ди аның турында бүлекчә җитәкчесе Рамил Моратов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев