Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
БАР ЭШКӘ ДӘ ӨЛГЕРӘЛӘР
Ике килен-килендәш Гөлфизә һәм Гөлчәчәк Гыйниятуллиналар яшь бозаулар үстерәләр. Югары үрчем алыр өчен бар тырышлыкларын куялар алар. Хезмәттән бушаган арада витаминлы үлән көлтәчекләре җыярга да вакыт табалар. Кечкенә-кечкенә көлтәчекләрне бөтен шартын китереп, киптерергә дә куялар.
-
АЛДАН ҖИҢНӘРНЕ СЫЗГАНЫП...
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов аерым дәүләт программасы буенча махсус исемлеккә кергән һәм быел капиталь ремонтланырга тиешле авыл мәктәпләренең 1 сентябрьгә чаклы әзер булуын таләп итә.Татарстан Хөкүмәте төзегән исемлектә районыбызның Морзалар мәктәбе дә бар. Ә анда төп ремонт, реконструкция эшләрен "Апас төзелеш конструкцияләре" ширкәте укучыларның язгы каникулы вакытында ук төгәлләүгә иреште....
-
Чәршәмбе – санитар көн
Һәр атнаның чәршәмбесе - санитар көн буларак билгеләнгән иде. Шул уңайдан. һәрбер хезмәт коллективы эш урынын, тирә-юньне, үзенә беркетелгән урамнарны вакытында чыгып, җыештырып кую эшен төгәл оештырсын иде.
-
Мәскәүгә чакыру алды
Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рузилә Гомәрова "Русский язык - общенациональное достояние народов Российской Федерации" дигән Бөтенроссия фестиваленең Интернет-турында катнашып, "Педагогик осталык" номинациясендә җиңү яулады. Ул фестивальнең 3-6 июньдә Мәскәүдә узачак икенче турына чакырулы.
-
Җиңү арты җиңү
Бакырчы мәктәбенең "Порядок" отряды мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны кисәтү мәктәп отрядлары арасында үткәрелгән конкурста катнашып район буенча беренче урынны алды. Ә республикакүләм конкурска альбом ясап илттеләр. Республика буенча бу төр бәйгедә җиңгән 10 мәктәп арасында бакырчылылар да бар иде. Биектау районының "Костер" ял-сәламәтләндерү үзәгендә ярышып алар беренче дәрәҗә диплом алып...
-
ИГЪТИБАР!
Быел район Сабан туе 11 июньдә. Бәйрәмгә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
-
КЫСКАЧА
Сакланган отар Көннәр коры тора. Бу янгын куркынычсызлыгын кискен арттыра. Шуңа да сакчыллыкны көчәйтергә кирәк. Авыл җирлекләре, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм шәхси хуҗалыклар да янгын куркынычын булдырмау максатыннан, тирә-юньнәренә су сыешлыклары куярга тиеш. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә район башлыгы кат-кат кисәтте. Шулай ук Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм мәктәпләрне...
-
Кыска хәбәрләр
"Йолдыз"ны да үз иттеләр, "Сөембикә"гә дә хөрмәт булды 16 майда район почта элемтәсе бүлегендә подписчиклар көне узды. Күпләр үзләре яратып укый торган газета-журналларга бик теләп язылдылар. Бу бәйрәмгә узган елдагыча "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре дә килгәннәр иде. Киләсе елга 100 еллыгын билгеләп үтүче бу журналны райондашлар яратып укыйлар. Журналистлар подписчиклар өчен...
-
Һәр милләтнең яраткан ризыгы
Агымдагы елда 14-25 майга кадәр районның җәмәгать туклануы предприятиеләрендә районда яшәүче төрле милләт халыклары өчен Милли аш-су көннәре үтәчәк. 17 майда 10.00-12.00 сәгатьләрдә "Хәләл" кафесында милли татар ашханәсе көннәре оештырылачак. 23 майда 9.00-16.00 сәгатьләрдә "Апас" кулланучылар җәмгыяте ашханәсендә татар милли кулинария ризыкларын күргәзмә-сату оештырылачак. Шул ук көнне "Муравейник"тагы кафеда Азия...
-
СУДА ЙӨЗӘ АЛАСЫҢМЫ?
28 апрельдә район Спартакиадасы кысаларында "Дулкын" бассейнында мәктәп укучыларының йөзү ярышы узды. 21 мәктәптән 60ка якын бала ирекле йөзү стиле белән ярышты. Төп мәктәпләр арасында I урынны - Күккүз, II урынны - Апас, III урынны - Болынбалыкчы мәктәпләре яулады. Урта мәктәпләр арасында I урында - Күккүз, II урында - Биеш,...
-
МАНАРА КАЛЫКТЫ
Мөселман кардәшләребезне сөендереп, Апаста тагын бер мәчет төзелә. 9 Майда Апасның Муса Җәлил урамында төзелүче яңа мәчеткә манара куелды.
-
ҮЗЕБЕЗНЕКЕ ҖИТӘЧӘК, ҖИТМӘГӘНЕН ДӘҮЛӘТ БИРӘ
Язгы кыр эшләре өчен хуҗалыкларга һәм агрофирмага барлыгы 6400 т. чәчүлек орлык кирәк булачак. Амбарларыбызда бүгенгә 8700т. чәчүлек орлык запасы бар. Быелгы язгы кыр эшләренә районга республика бюджетыннан 5,2 млн. сумлык ягулык-майлау материаллары бирелде. Ташламалы шартларда (1 кг.- 21 сум) 1583 т. дизель ягулыгы сатып алынды. Алганны максатчан куллан Татарстан...
-
Бәйрәмгә рәхим итегез!
8 май көнне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Сабантуе мәйданында зур бәйрәм узачак. Чакырылалар: - Бөек Ватан сугышы ветераннары; Бөек Ватан сугышы вакытында ятим калучы өлкәннәр; Сугыш елларыннан соң авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашлар. Бәйрәм программасы 8.30 - 9.20 - Мемориаль комплекста чәчәкләр кую. 9.20 -...
-
Район суды рәисе билгеләнде
Апас район суды рәисе итеп Ахунов Роберт Сабир улы билгеләнде. Ул тумышы белән Зәй районыннан. Казан Дәүләт университетын тәмамлагач, республиканың төрле районнарында хокук саклау органнарында хезмәт иткән. Безгә билгеләнгәнче республиканың эчке эшләр министрлыгы баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең 1 урынбасары булып эшләгән. Юстиция полковнигы. Гаиләле.
-
“Йолдыз”да яңа редактор
"Татмедиа" белән төзелгән килешү нигезендә газетабыз редакторы Әсгать Борһан улы Җәләлиев эшеннән китте. Бу вазифага Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы билгеләнде. Гүзәл Галимулловна махсус югары белемле һәм республика матбугат чараларында хезмәт иткән. Моңа кадәр Апас аграр көллиятендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.