Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
АШЫ МУЛНЫҢ ЭШЕ ТИЗ
Горбунов берләшмәсенең Чирмешән бүлекчәсендә кыр хезмәтчәннәре көнгә өч тапкыр кайнар, сыйфатлы аш белән тәэмин ителәләр. Өлкән пешекче Саҗидә Гыйлаҗева ярдәмчесе Лидия Садриева белән бар тырышлыкларын куеп тәмле ашлар әзерлиләр. Чисталык-пөхтәлек яратучы бу ханымнар хезмәтеннән игенче-механизаторлар канәгать, ризыкларын яратып ашыйлар, рәхмәтләрен әйтеп китәләр.
-
САНАУЛЫ КӨННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ!
Быел районда урып-җыю эшләре 32000 гектарда башкарылырга тиеш. Бүген басуда эшләүче игенчеләрне эш көнендә 3, кирәк икән 4 тапкыр тәмле аш-су белән тәэмин итү җирле җитәкчеләрнең оештыру сәләтен күрсәтәчәк. Һәр хуҗалыкта, агрофирма бүлекчәләрендә урак барышы белән көндәлек таныштырып бару, хезмәткә түләү тәртибен үтемле итеп аңлату һәм техника куркынычсызлыгы таләпләренең төгәл...
-
Киңәшле эш – уңган эш
Район башлыгы Р.Н. Заһидуллин райондагы урып-җыю эшләренең барышын даими контрольдә тота. Ул берләшмә җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре белән берлектә кырларда булып, урып-җыю эшләренең барышы, хәл ителәсе мәсьәләләр хакында сөйләшүләр алып бара. Урында ук максатлар билгеләнә, бурычлар куела, көндәлек эшкә нәтиҗәләр ясала.
-
ӨЧЕНЧЕ БАЛАГА – ҖИР УЧАСТОГЫ
Шимбә көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә күп балалы гаиләләргә җир участогы бирү программасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Аның эшендә район башлыгы Р.Н. Заһидуллин да катнашты. Районда әлеге программа үз вакытында, тиешле тәртиптә үтәлеп бара. Шулай ук киңәшмәдә "Чиста су" программасы, "Халык контроле", капиталь төзекләндерү эшләре турында да сүз...
-
Күңелләрдә әдәп-әхлак нуры
Апасның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. 18 июньнән 30 июньгә кадәр ак яулыклы кызлар һәм түбәтәйле егетләр дин сабаклары алу белән берлектә ял да иттеләр, спорт уеннарында, төрле чараларда катнаштылар, вакытларын күңелле уздырдылар. Дөрестән дә, мәчет каршында уздырылган лагерьлар аеруча бер ләззәт белән үтә. Анда балаларның ял итүе...
-
ЧИШМӘЛЕ ЧИРМЕШӘН
Чирмешән авылы үзенең тәмле сулы чишмәләре белән данлыклы. Иң сокландырганы шул, табигый чыганакларга игътибар зур, уңган чирмешәнлеләр аларны карап, төзекләндереп торалар. Тирә-юне матурлап эшләнгән, улаклар куелган, саф суын эчәр өчен савытлар да бар. Бу якларга килен булып төшкән Кукмара кызы Нурия Габдрахманова да биредәге матурлыкка соклануын яшерми.
-
Дәвешлеләр безнең белән!
Дәвеш авыл җирлеге буенча район газетасын алдыручылар агымдагы елның икенче яртыеллыгында шактыйга арткан.
-
Яшәгән җиребез чиста булсын!
Тирә-юнебез, капка төпләре, урамнар чиста-пөхтә булса, үзебезгә дә күңелле.
-
“Бәхет хаты” килдеме?!
Районыбызда тимер юлларда махсус җиһазланган алты кичү урыны бар.
-
Әлфия сынатмады
Питрәч районының "Рацин-Шәле" оешмасында сыер савучыларның 41 нче республика беренчелеге узды.
-
Шифалы бүләк
Район башлыгы "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгенә, Урта Балтай тернәкләндерү үзәгенә кедр мичкәләре бүләк итте. Әлеге мичкәләр ял итүчеләргә һәм сәламәтлекләрен ныгытучыларга үзенчәлекле шифа алу алымы булачак.
-
Өстенлек кемдә?
Таяк тартышта хатын кызлар арасында Р. Вәлиәхмәтова (Идрәз), Р. Гыймадиева (Сатмыш), М. Кашапова (Сатмыш), ир-атлардан Р. Әбделманов (Азбаба), Р. Мифтахов (Йомралы), Г. Гайфетдинов (Сатмыш) сынатмадылар.
-
Кем җайдагы җитезрәк булды
Сабантуйга милли төсмер бирүче иң күркәм бизәк - ат чабышлары. Биредә эш атлары, нәселле атлар, тарантаслы рысаклар, тарантаслы понилар узышты. Нәселле атлар арасында беренче урынны Заготзерно бистәсеннән "Геральдика" кушаматлы чабышкысы белән Рамил Мөхәммәтҗанов яулады. II урында - Каратуннан "Санто-Мария" чабышкысы белән Раил Мөхәммәтҗанов, III урында - "Тулпар" ат мәктәбеннән "Королева"...
-
Егетләр китә солдатка
Тиздән армия сафларына китәчәк егетләрне дә район башлыгы шәхсән үзе тәбрик итте. Аларга хәерле, ак юллар, исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләп кул сәгатьләре тапшырылды.
-
БЕЛЕМНӘРНЕ БАРЛАР ЧАК
Бу көннәрдә Апас урта мәктәбе базасында кызу "урак өсте" бара. Районыбыз укучылары биредә бер-бер артлы җитди имтиханнар тапшыралар. 5 июнь көнне 9нчы сыйныф укучылары чираттагы сынауларын уздылар. Барлыгы 230 укучы 16 аудиториягә бүленеп фән серләрен чиште. Укучылар мәктәпкә кабат 14 июньдә җыелачаклар.