Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЛИФТКА УТЫРЫП МЕНӘЧӘКБЕЗ
Районның баш табибы Фатыйх Хәйдәров хәбәр итә: - Җәй башында район үзәк хастаханәсенең беренче катында башланган колачлы реконструкция эшләре ахырына якынлаша. Кабул итү-диагностика, лаборатория бүлекләре урнашкан "канаты"нда һәм "Ашыгыч ярдәм" блогында төп эшләр инде 1 августка ук төгәлләнде. "Ашыгыч ярдәм"гә хәзер керү-чыгу юлы аерым. Машиналарга төяп алып килгән авырулар, үзебезнең...
-
Белеп кенә карагыз һәм укыгыз!
2012 елның 1 сентябрендә гамәлгә кергән «Балаларны, аларның сәламәтлекләренә һәм аң үсешләренә зыян сала торган мәгълүматлардан саклау турында"гы Федераль Законга нигезләнеп, газетада басылып чыккан, зәңгәр экраннарда дөнья күргән һәм телевизион каналларда күрсәтеләчәк программаны тәкъдим иткәндә тамашачыларның, укучыларның яшен чикләү турында тамгалар куела. Балаларның сәламәтлегенә һәм тормышларына куркыныч тудыручы, үз-үзләренә кул...
-
Һәр хезмәттә төгәллек кирәк
4 сентябрьдә район администрациясенең актлар залында хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны билгеләү эшен алып бару буенча эшләүче барлык оешма-учреждение һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында семинар-уку булды. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобәйдуллин чыгыш ясап хәрби исәпкә алуда җаваплылык, төгәллек кирәклегенә...
-
ГЫЙБРӘТ АЛЫРЛЫК ТА
Янгелдедә яшәүче Сатмыш авылы мулласы, имам Рәшит ага Мифтахов үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. хатыны Галимә белән ул бүген үз хуҗалыгында 2 сыер, 1 тана, 3 сугым үгезе асрый. Әле шуңа өстәп, аның умарталыгында дистәләгән бал корты гаиләсе гөжли. - Мин 2002 елга кадәр колхозда учетчы, авылда кибетче булып эшләдем,...
-
УРАК ТӨГӘЛЛӘНДЕ!
Районыбыз игенчеләре үзалларына куйган бурычны намус белән һәм төгәл үтәп, быелгы уракны матур нәтиҗәләр белән төгәлләделәр. Басу-кырларыбыздан барлыгы 80710 тонна ашлык җыеп алынды. 1 гектар уңышы - уртача 26,7 центнер тәшкил итә. Быел 14 мең гектарда көзге чәчү эшләре үткәрү, 40 мең гектарда туңга сөрү, җир эшкәртү эшләре башкару бурычын...
-
БРИФИНГТА – МӨҺИМ МӘСЬӘЛӘЛӘР
Җылылык энергиясенә бәяләр күтәрелү сәбәпле, республикабызда дәүләт фондыннан тарифларга субсидияләр билгеләнәчәк. ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен узган брифингта булачак субсидияләрнең схемасы турында сөйләшенде. Субсидияләрнең гаилә кеременә һәм җылылык энергиясен сарыф иткән мәйданның күләменә карап биреләчәгенә басым ясалды. Брифингның икенче өлеше кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән каралган дәүләт программалары...
-
Укытучылар киңәшә
Районыбыз педагогларының, тәрбиячеләренең август киңәшмәсе секцияләр буенча 21, 22 август көннәрендә Кече Күккүз, Танай-Турай балалар бакчаларында һәм Апас урта мәктәбендә узды, ә пленар утырышы 23 августта район мәдәният йортында булачак. Конференциянең темасы - "Мәгариф системасының модернизация шартларында шәхеснең үсешен төрле юнәлештә формалаштыру".
-
Урак батырлары
"Зөя" агрофирмасының иң яшь комбайнчысы Нияз Закиров ярдәмчесе, Казан студенты Фәрит Сафин белән белән бергәләп 11 көндә 10000 центнер ашлык суктырып алды һәм махсус премиягә лаек булды.
-
Яңача эшләү отышлы
Быел район кырларында барлык печән, салам рулоннарга бәйләнде. Басуларыбыздагы 10000 нән артык бу җыйнак, барлык шартын туры китереп заманча техника белән әзерләнгән төргәкләрне эскерткә өю, пай җире өчен халыкка өйләренә китереп бирү һәркем күңеленә хуш килә. Агрофирма һәм аерым хуҗалыклар, КФХларда 50 махсус агрегат механизаторлары бу эшне бик тиз башкардылар....
-
Урак барышы
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 14 августка район буенча барлык мәйданның 25700 гектарында игеннәр суктырылды, 70932 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, язгы бодайдан - 27,0 центнер, арпадан -...
-
СЕССИЯ БУЛА
2012 елның 17 нче августында 7.00 сәгатьтә район Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узачак. Көн тәртибендә: 1. Апас муниципаль районында дини экстремистлыкны профилактикалауның һәм аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары турында. 2. 2012-2014 нче елларга исәпләнгән "Апас муниципаль районында террорчылык һәм...
-
Кыскача...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 августка район буенча барлык мәйданның 21170 гектарында игеннәр суктырылды, 58420 тонна иген җыеп алынды.
-
Һәр сорауга җавап бар
"Кибеттән үлчәүле әйбер алганда сатучы акчаны үз файдасына түгәрәкләп куйгач минем кисәтүем ошамады, "пакет өчен акча алмаганга рәхмәтеңне әйт әле", - диде. Кибетләрдә азык-төлек салып бирә торган бер тапкыр куллануга яраклы полиэтилен пакетлар түләүлеме? Сорауга район кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Рания Михайлова җавап бирә: - РФ Хөкүмәте...
-
“АГРОПРОМ-ПАРК” БУЛАЧАК
Казан читендә, бик уңайлы юллар чишелешендә 8 гектар ярымлык мәйданда Россиядә дә әлегә бердәнбер "Агропром-Парк" арадашсыз сәүдә үзәге - авыл хуҗалыгы продукциясе базары комплексы төзелеше тәмамланып килә. Татарстан җитәкчелеге анда һәр районның, һәр инвесторның, хуҗалыклар һәм фермерларның үз павильоннары булырга тиеш, дип саный. - Үзебезнең Апас районында да бу төбәктә...
-
Урманда да кеше булып кал!
Районда 1 апрельдән башланган "Татарстанның чиста урманнары" акциясе дәвам итә. Төбәк Черкен участок урман хуҗалыгының участок урманчысы (участковый лесничий) И.М. Иванов безгә хәбәр иткәнчә, аның барышында районда 136 гектар мәйданда урманнарны чистарту, җыелган чүп-чарны полигоннарга чыгару яки җиргә күмү эшләре башкарылган. Акция җиргә кар ятканчы дәвам итәчәк. - Урманнарга чүп...