Һәр сорауга җавап бар
"Кибеттән үлчәүле әйбер алганда сатучы акчаны үз файдасына түгәрәкләп куйгач минем кисәтүем ошамады, "пакет өчен акча алмаганга рәхмәтеңне әйт әле", - диде. Кибетләрдә азык-төлек салып бирә торган бер тапкыр куллануга яраклы полиэтилен пакетлар түләүлеме? Сорауга район кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Рания Михайлова җавап бирә: - РФ Хөкүмәте...
"Кибеттән үлчәүле әйбер алганда сатучы акчаны үз файдасына түгәрәкләп куйгач минем кисәтүем ошамады, "пакет өчен акча алмаганга рәхмәтеңне әйт әле", - диде. Кибетләрдә азык-төлек салып бирә торган бер тапкыр куллануга яраклы полиэтилен пакетлар түләүлеме?
Сорауга район кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Рания Михайлова җавап бирә:
- РФ Хөкүмәте Карары нигезендә (19.01.1998. №55; 2 бүлек; 35 нче пункты) аерым төр товарларны сату кагыйдәсендә әйтелгәнчә, үлчәүле азык-төлек товарлары сатып алучыга төргәкләнеп, ягъни пакетка салынып, өстәмә түләү алмыйча бирелергә тиеш. Төргәкләү материаллары (пакетлар) тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев