Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЧИСТАЛЫК ИКЕАЙЛЫГЫ БАРА
Район административ комиссиясе, район башкарма комитеты, Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган, ел әйләнәсе даими эшләячәк чисталык комиссиясе 23 октябрьдә беренче рейдын район үзәгеннән башлап җибәрде. Составында төрле дәүләт органнары вәкилләре, Апас ветераннар Советы рәисе Расыйх Латыйпов, "Йолдыз" газетасы, "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе журналистлары, Буадан махсус чакыру белән...
-
Каф таулары өюче
Апас юллар районара асфальт-битум заводы ихтыяҗлары өчен Урал якларындагы рудник-карьерлардан сезонга 100000 тоннага якын төрле маркалы вакланган гранит ташы һ.б. кайтарыла. Аны куәтле бульдозеры белән механизатор Алексей Кузьмин биеклеге 20шәр метрга кадәр җиткән җыйнак, аерым күчләргә өеп, урнаштырып бара.
-
Иң заманча техника белән
Апас районара юллар идарәсенең машина-трактор паркы җиһазланышы Татарстан күләмендә иң заманча санала. Бүген юл төзүчеләребез карамагында 100дән артык төрле махсус техника, агрегатлар бар. Шулар арасында зур йөк күтәрешле (30 тоннага кадәр) 12 "Вольво" машинасы, 3 "КамАЗ" автомашинасы бер рейста юлларга 500 тоннадан артык йөк алып чыгарга сәләтле. Дүрт иң заманча...
-
Сер бирергә исәп юк
Казан шәһәрендә 1995-1996 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә самбо буенча ярышлар узды. Биредә районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Илгизәр Вәлиуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче 12 спортчы катнашты. Нәтиҗәләр буенча Апас аграр көллияте укучысы Язилә Йосыпова икенче, Апас урта мәктәбенең 9 класс укучысы Салават Заһидуллин - өченче урыны яулады....
-
Апасыбызга – сәяхәт
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан без - Дәвеш авылы өлкәннәре Апасыбызга сәяхәт ясадык. Иң беренче "Йолдыз" газетасы редакциясендә һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясендә булдык. Редакторыбыз Гүзәл Хилавиева һәм журналист Гөлзада Гатауллина газета чыгару эше, биредәге хезмәткәрләр белән таныштырдылар, барысы да бик ачык йөз белән каршы алдылар. Редакция каршында истәлеккә фотога да төштек. Аннан...
-
Апаслыларны “Корстон”да хөрмәтләделәр
Апастан район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге 8 кешелек делегация 9 октябрьдә Казанның "Корстон" күңел ачу, ял итү Үзәгендә узган Татарстанкүләм "Уңыш-2012" бәйрәмендә катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган бу чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов, Йомралы бүлекчәсе механизаторы Наил Мингалиев,...
-
СОРАУ, ТӘКЪДИМНӘРЕГЕЗ БУЛСА...
12 октябрь - җомга көнне Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе Рифкать Нургали улы Миңнеханов халыкны кабул итәчәк. Кабул итүләр 9.00-10.00 сәгатьләрдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бинасында уза. Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез белән мөрәҗәгать итә аласыз.
-
ӨЛКӘННӘРНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ – ЯШЬ БУЫННЫҢ БУРЫЧЫ
Апас урта мәктәбе укучылары 24-29 сентябрь көннәрендә "Шәфкатьлелек атналыгы" үткәрделәр. Шушы вакыт эчендә алар күп кенә изгелекләр кылдылар. "Чиста тәрәзә", "Чиста йорт" акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче ветераннар янында булып, аларның йорт эшләрендә ярдәм иттеләр. Бакчаларында, йорт тирәләрендә һәм өй эчләрендә җыештыру, чистарту, тәртипкә китерү эшләрен башкардылар һәм меңләгән рәхмәт сүзләре...
-
Өлкәннәр ярыша
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, 3 октябрьдә район мәдәният йортында өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышлары була. Ярышта кемнәр катнашыр, кемнәр җиңү яулап, бүләккә ия булыр?! Бу хакта газетабыз битләреннән күзәтеп барыгыз.
-
Кызыклы сәяхәт
25 сентябрьдә район Пенсия фондында "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Беренчеләрдән булып бирегә кунакка Чурибураш мәктәбе укучылары килделәр. Алар биредәге эшнең барышы белән кызыксынып таныштылар. Бүлек белгечләре тәфсилләп эш алымнары, бу өлкәдәге яңалыклар турында сөйләделәр, укучыларга "Барысы да киләчәк пенсия турында. Уку һәм тормыш китабы" һәм башка кызыклы китапчык-язмалар тараттылар.
-
ЧИСТА БУЛСЫН, БАЛКЫП ТОРСЫН...
Районда чисталык икеайлыгы дәвам итә. Район үзәгендә, шулай ук авыл җирлекләрендә дә көзге өмәләр оештырыла. Узган шимбәдә район үзәгендә хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары көче белән Үзәк ял һәм Җиңү парклары тәртипкә китерелде. Шимбә киңәшмәсендә дә чисталык икеайлыгына нык игътибар бирергә кирәклегенә басым ясалды.
-
Апас юллары такырая
Былтыр Апасның Яшьләр урамындагы иске юл урынына яңасын салу карары кабул ителгән иде. Юл төзүчеләр эшне бик тиз тоттылар. Кышка урам күтәртелгән һәм таш җәелгән яңа юл белән керде. Беррәттән яңа төзелеп килүче Мулланур Вахитов белән Бану Вәлиева урамнарында да юл күтәртелде һәм таш түшәлде. Бу җәйдә Яшьләр микрорайонындагы юлларга...
-
ЭШ ШАРТЛАРЫ ЯХШЫРАЧАК
Татарстан прокуроры Кәфил Әмиров быел иртә язда чираттагы эш визиты белән килгәч, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән бер очрашуда прокуратура коллективының эш шартларын яхшырту турында сүз кузгаткан иде. Инде район хәрби комиссариатының иске бинасы сүтелеп, прокуратураның яңа бинасын төзү эше кызу темпларда алып барыла. Бу көннәрдә аның башын ябуга, ишек-тәрәзәләр...
-
АПАС ДАНЫН САКЛАРГА ҺӘМ АРТТЫРЫРГА!
- Дәүләт программалары буенча капиталь ремонтланырга тиешле күпфатирлы йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл клублары, медпунктлар буенча проект-смета документациясе ел башында ук әзерләнсә генә республика үз өстенә алган йөкләмәләрне нәтиҗәле итеп башкарып чыга алачак, - дип саный Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин. Бу безнең Апас районына...
-
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНДА НИЛӘР БАР?
Кырларда, фермаларда, эскерт-базларда... Быел районда кышка аяк басканчы 40 мең гектар мәйданда җир эшкәртү, сөрү катламын тирәнәйтү һәм туңга сөрү бурычы куела. 10 сентябрьдә бу эш 25 мең гектарда башкарылды. Туңга сөрелергә тиешле мәйданнарда бу мөһим агрочараның 70 проценты август аенда ук төгәлләнде. Көзге чәчүне барлыгы 13000 гектарда башкару бурычы...