Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
БЕЗНЕҢ ДӘ ӨЛЕШЕБЕЗ БАР!
Казан Универсиадасы төзелешләрендә бүген меңәрләгән кеше көнне-төнгә ялгап эшли. Татарстан җитәкчелеге дөнья каршында бит кызармаслык булсын өчен моңа Россиянең һәм чит илләрнең сыналган төзелеш оешмаларын да җәлеп итте. Ике иң зур, катлаулы объект - Су спорты Сарае һәм 45 мең кешегә исәпләнгән стадион төзелешләрендә бүген Апастан да 100дән артык кеше...
-
БЕРГӘ-БЕРГӘ КҮҢЕЛЛЕ
Газетабызның Яңа елдагы беренче саннары 4 һәм 11 январьда чыга. Котлауларыгызны һәм белдерүләрегезне алдан ук биреп куйсагыз иде. Редакция коллективы барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә, сау-сәламәт яшәгез, өметләргез чынга ашсын, бергә булыйк!
-
Телефон иясенә кайта
Соңгы вакытларда кәрәзле телефон югалту, урлату очраклары еш ишетелә. Югалткан малыңны кире кайтару теләге белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәсең. Район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиевның да мәчеттә намаз вакытында телефоны юкка чыга. Полиция хезмәткәрләре тырышлыгы белән гаепле кеше табыла һәм телефон иясенә кайтарыла. Мирхәт Җамалиев үзенә ярдәм иткән барлык полиция хезмәткәрләренә олы...
-
КЕМНЕҢ КУЛЫ КЫЕК, КЕМ МАТУРЛЫКНЫ СӨЙМИ?
Бердәм исәпләү Үзәге хезмәткәрләре бу бина тирә-юнен матурлап, яшь чыршыларны Яңа ел иллюминациясе, гирляндалар белән бизәгәннәр иде. Бу хозурлыкка эчләре пошкан кемсәләр төнлә 6 чыршыны "чишендереп" киткәннәр. Хәзер Буа ведомстводан тыш сак хезмәте белән район полициясе хезмәткәрләре шул тирәдә яшерен урыннарга урнаштырылган видеокүзәтү камералары язуларын өйрәнә. Ә алар бу тирәдән...
-
Соболезнуем
Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям выражает искреннее соболезнование родным и близким по поводу кончины известного журналиста, советника генерального директора ОАО «ТАТМЕДИА», члена Общественной палаты Республики Татарстан Владимира Николаевича Шевчука. Владимир Николаевич Шевчук был светлым, добрым и искренним человеком. Он являлся другом и наставником для многих журналистов республики. Его...
-
Хәтердән җуелмас якташлар
Тормышыбызда якты, матур эз калдырган шәхесләрнең, данлы якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга алар турындагы мәгълүматны олы бер ядкарь итеп тапшыру максатыннан, Багышта авылдашлары, Дан орденнарының тулы Кавалеры Ислам Насыйбуллинга багышланган бюст куелган мемориаль ачылды. Биредә үк Бөек Ватан сугышында башларын салган, туган якларына җиңү алып кайткан авылдашларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Данлы...
-
СЫЕР САВУЧЫЛАРГА ТҮЛӘҮ ТӘРТИБЕ НИЧЕК ИКӘН?
Райондагы иң зур ООО СХП "Свияга" берләшмәсендә сыер савучыларга түләү тәртибе ничек икән? Сорауга агрофирманың баш экономисты Азат Әхмәдуллин җавап бирә: - Бездә һәр елны агрофирманың эшчәнлегенә бизнес-план төзелә. Бу планда шушы ел өчен һәрбер төр продукция алу (җитештерү) буенча планнар куела. Саннарга күчик. 2012 елда планга салынган күрсәткеч буенча...
-
КЕМ ШАШКА, КЕМ ШАХМАТ УЙНЫЙ
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, 5 декабрьдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары уза. Ярыш 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Солдат кайтты туган якларга
Чирмешән егете Ранис Камалиев Калининград өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайтты. "Тормышка яраклашыр, киләсе көнгә әзер булыр, туган як, әти-әни, туганлык, дуслык кадерен ныграк аңлар өчен кирәк ул армия. Хәрби хезмәттә узган бер елым минем өчен тормыш мәктәбе булды", - ди Ранис горурланып. Әтисе һәм абыйсы үрнәгендә хезмәт иткән,...
-
НӘЗЕРЕН ҮТӘП
Караборнаш авылы мулласы, Бөек Ватан сугышы ветераны, тиздән 90 яшен каршылаячак Гарифулла ага Гатауллин улы Нурислам белән быел Ходай алдындагы әманәтен үтәп, Хаҗга барып кайтты. Авылда моннан 15 еллар айлы манарасы калкып чыккан яңа мәчет төзелеше башында да ул торды. Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Татарстан Диния Нәзарәтенең махсус медале белән...
-
Ярышлар сезне көтә
30 ноябрь-1 декабрь көннәрендә Апас урта мәктәбе базасында баскетбол буенча ярышлар уза. Биредә урта мәктәп командалары көч сынашачак.
-
Хезмәт турындагы закончалыкта яңалык
- 2012 елның 12 ноябреннән Федераль закон белән РФ Хезмәт кодексының 261 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә күп балалы, гаиләдә кечкенә балалары булган әтиләрне - гаиләдәге бердәнбер туендыручыны эшеннән азат итү тыела. Ягъни, эш бирүче инициативасы белән ата-ананы (баланың законлы вәкилләрен) - 18 яшькә кадәрге инвалид баланың бердәнбер туендыручысы булган...
-
САКСЫЗЛЫКМЫ, БИТАРАФЛЫКМЫ?..
23 ноябрь, төнге өчтә Дәвеш авылында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелде. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, йортка шул кичтә беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән, олы яшьләрдәге ялгыз ир-ат кереп, мичкә утын яккан. Кеше яшәмәү сәбәпле бу өй газдан, уттан өзелгән булган. Янгын вакытында шушы йорт-каралты, күршедәге хуҗалыкның ишегалды...
-
Олы Болгаер авылына багышланган махсус сәхифә
Олы Болгаер авылына багышланган махсус сәхифә газетабызның 9 ноябрь санында. Укымыйча калмагыз!
-
“БИШЛЕ”ЛЕК ХЕЗМӘТ
Быелгы урак эшләрен «Алга» хуҗалыгында районда иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр. - Уңыш та әйбәт, бер гектардан 30 центнерга якын чыкты, - ди хуҗалык җитәкчесе Ринат Гыйсмәтуллин. - Комбайннар астыннан ашлыкны ындыр табагына, Каратунга илтүче "ЗИЛ" шоферлары Радик Насретдинов белән Рамил Мостафин хезмәтенә "бишле" куйдык. 15 мең тоннага җыела алар ташыган...