СЫЕР САВУЧЫЛАРГА ТҮЛӘҮ ТӘРТИБЕ НИЧЕК ИКӘН?
Райондагы иң зур ООО СХП "Свияга" берләшмәсендә сыер савучыларга түләү тәртибе ничек икән? Сорауга агрофирманың баш экономисты Азат Әхмәдуллин җавап бирә: - Бездә һәр елны агрофирманың эшчәнлегенә бизнес-план төзелә. Бу планда шушы ел өчен һәрбер төр продукция алу (җитештерү) буенча планнар куела. Саннарга күчик. 2012 елда планга салынган күрсәткеч буенча...
Райондагы иң зур ООО СХП "Свияга" берләшмәсендә сыер савучыларга түләү тәртибе ничек икән?
Сорауга агрофирманың баш экономисты Азат Әхмәдуллин җавап бирә:
- Бездә һәр елны агрофирманың эшчәнлегенә бизнес-план төзелә. Бу планда шушы ел өчен һәрбер төр продукция алу (җитештерү) буенча планнар куела. Саннарга күчик. 2012 елда планга салынган күрсәткеч буенча бездә бер сыерга 4200 литр сөт саву каралган. Хезмәткә түләү бәяләре планлаштырылганда минималь түләү 4611 сум исәбеннән чыгып төзелә. Агрофирмада савымчыларга хезмәт хакы эш шартына карап дүрт төрле түләү белән каралган. Мәсәлән: беренче вариантта - сыерны аппарат ярдәмендә чиләккә саву; икенче вариантта - фермага "Де-ловаль" системасы кертелгән, ә азык кул белән таратыла; өченче вариантта - фермага "Де-ловаль" системасы кертелгән, ә азык тарату механикалаштырылган; дүртенче вариантта - түбән савымлы сыерлардан ит токымлы бозаулар алу. Һәрбер вариантта савымчыга 1 центнер сөткә түләү төрлечә, чөнки һәр группада эш төренә карап терлек саны аерым беркетелә. Мисалга беренче вариантны алыйк. Бүгенге көндә группадагы бер сыерга уртача савым 12 литр булганда, 1 центнер сөткә түләү бәясе - 116 сум. Шулай ук без савымчыга осталык (классность) өчен дә өстәмә түлибез. Ул 10-20% күләмендә. Шулай ук:
- үз группасындагы сыерлардан бозау алган өчен, һәрбер туган бозауга 618 сум;
- сыер юган өчен, бер баш сыерга бер айга 40 сум;
- бозаулар алдыннан савылмый торган сыерларга (сухостойный) бер башка бер айга 130 сум;
- үз группаларындагы таналарны саварга өйрәткән өчен савымчыга бер башка бер тапкыр 140 сум;
- бәйрәм көннәре өчен хезмәт хакы икеләтә күләмдә языла. Шулай итеп, беренче варианттагы савымчы 1 сыерга уртача 12 литр сөт сауганда, бөтен өстәмәләрен кертеп 16400 сум күләмендә айлык хезмәт хакы ала. Ә якын киләчәктә барлык фермаларда да эш төре өченче вариантта оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев