Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гашыйк утында янганнар мең өлеш бәхетлерәк
14 февраль - Гашыйклар көне. Кем генә өзелеп гашыйк булмаган да, кем генә гашыйк утында янмаган. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен үз йөрәге аша кичергән һәркем газетабыз аша сөйгәненә котлау сәламе юллый ала. Сөйгәнегезне сөендерәсегез, пар канатыгызны бәхетле итәсегез йә булмаса күңелегезнең яшерен бер почмагында йөрткән серегезне җиткерәсегез килсә, бәйрәм уңаеннан яраткан...
-
ҺАВАДАН БЕНЗИН ЯСАП БУЛАМЫ?..
Республиканың ягулык салу станцияләрендә дизель ягулыгы һәм бензин парларын жир асты сыешлыклары һәм машина багына салганда махсус җиһазлар белән тотып калып, яңадан кулланышка кертү технологиясе сынала. Беренче нәтиҗәләр искиткеч, табигый, норматив югалтулар 2 процентка кадәр кими. Германия галимнәре уйлап тапкан бу инновацион җиһазлар берничә елдан "Татнефтепродукт", "Татнефть" һ.б. ягулык салу...
-
“АЧЫК ИШЕКЛӘР” КӨНЕ
Хастаханәдә "Ачык ишекләр" көне 2 февральдә район үзәк хастаханәсе базасында Казан Дәүләт медицина университеты вәкилләре "Ачык ишекләр" көне уздыра. Теләүчеләргә университет вәкилләре, район үзәк хастаханәсенең баш табибы, белгечләре, студентлар белән очрашу мөмкинлеге бар. Спорт дустыгыз булса Районның яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2 февраль көнне, 14.00 сәгатьтә башкалабызның...
-
АПАСЛЫЛАР ӨЧЕН КАСТИНГ
"Җырлыйк әле" Татарстанкүләм телевизион конкурс авторы Нәҗип Бәдретдинов Апаска махсус килеп, бу программада катнашу өчен сайлап алу кастингы үткәрде. Тиздән "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында 45 минутлык телеэфирда апаслылар чыгыш ясавы көтелә. Кастингта 3 төркемдә: 7 - 16, 30 - 55 яшьлек сәхнә үзешчәннәре һәм өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары, пенсионерлар...
-
УРТАЧА ХЕЗМӘТ ХАКЫ КҮПМЕГӘ АРТТЫ
Сорауга район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә- Россия күләмендә уртача айлык хезмәт хакы быелның 1 гыйнварыннан 5205 сум дип билгеләнде. Хезмәт Кодексының 133 маддәсе нигезендә, тулы ставкага эшләүче хезмәткәр айлык эш вакытын һәм нормасын тиешенчә үтәгән очракта, аның айлык уртача хезмәт хакы шуннан да ким була алмый. Бу турыда...
-
СТУДЕНТЛАР КӨНЕ
25 гыйнвар - студентлар көне, ягъни Татьяна көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән. Димәк, бүген төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме бу. Бәйрәмнәр күңелле үтсен.
-
“БӘХЕТ ХАТЛАРЫН” БЫЕЛ КӨТМӘГЕЗ
РФ Пенсия Фонды җитәкчелеге белдерүенчә, халыкка булачак пенсиясе күләме, исәптә тупланган акчалар турында тәфсилләп аңлатылган еллык мәгълүматлы "Бәхет хатларын" җибәрү Фонд һәм дәүләт бюджетына 3 миллиард сумга төшә. Артык чыгымнарны киметү максатыннан быелдан башлап бу хатларны җибәрү туктатылачак. "Тоташ компьютерлаштыру, югары технологияләр заманында һәр потенциаль пенсионер үз исәбендәге мәгълүматларны махсус...
-
Тирә-юнең кардан арынганмы?
"Янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан, һәр оешма үзенең территориясен кардан арындырып торырга тиеш, шулай ук запас керү-чыгу юллары, котельныйлар да тиешле тәртиптә булсын. Түбә башларыннан төшкән карлар, кыеклардан коелучы боз сөңгеләре дә халык өчен куркыныч. Аларны вакытында чистартып тору кирәк", - диде 106нчы янгын бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков традицион шимбә киңәшмәсендә.
-
Иң матур исемне кем таба?!
2013 елның җәендә Казанда Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналары, «Футбол-2018" дөнья чемпионаты уеннары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем табу конкурсы игълан ителде. Беренче этапта - 24 гыйнварга кадәр һәр кеше үзе теләгән исемне "конкурска" дип билгеләп, pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша юллый ала. Икенче этап 25 гыйнвардан 31 гыйнварга...
-
Йолага тугры калдылар
19 гыйнварда Акхуҗа авылы урамнары бәйрәм тантанасына күмелде. Яше-карты барысы да чиркәү каршындагы Ай күле янына җыелды. Боз өстендә йолага туры китереп бәке ясалган, чишенеп киенер өчен урыннар әзерләнгән иде. Җыр-биюләр белән бергә чәй кайнап тора, коймак, шашлык пешә. Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып, дус-тату яшәүче авыл халкын бәйрәм...
-
УТ КЕРСӘ ЯЛМАП АЛА
106 нчы янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков белдерүенчә, 2011 елда районда барлыгы 29 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 2 кеше һәлак булган. Узган елда районда янгыннар чыгу очраклары кимеп, 25 очрак теркәлгән һәм янгында 1 кеше һәлак булган. Быелның 15 көнендә районда ике янгын очрагы булган. 3 гыйнварда Апасның Яшьләр...
-
Чыршыкай белән саубуллаштык
15 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов район башлыгы исеменнән иң матур теләкләрен юллагач, мәйданга район үзешчәннәре, урман җәнлекләре булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре чыкты. Алар дәртле биюләре, күңелле җырлары-тамашалары белән халык күңелен күтәрделәр. Кыш бабай...
-
КҮПМЕГӘ АРТКАН ИКӘН?
Быелның 1 гыйнварыннан Ана капиталы тагын үзгәргән диләр. Шул дөресме һәм ул түләү күпмегә артты?.. Сорауга район Пенсия Фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров җавап бирә: - Россиядә икенче бала табучы яки уллыкка алучы аналарга бу махсус түләүләр (250000 сум) 2007 елдан гамәлгә керде. Инфляция темпларына карап, ул һәр ел башында...
-
ЭШЛЕГӘ КӨН ҖИТМИ
Зур Күккүз фермасы савымчысы Гүзәлия Габидуллинаның терлекчелеккә эшкә килгәненә 16 ел. Шул еллар эчендә ул үзенең уңганлыгы белән танылып тора. Районкүләм уза торган савымчылар бәйгесендә катнашып призлы урыннар яулый, быел да сынатмаган ул. "Эшләгәч акчасын да әйбәт алабыз. Терлекләргә азык җитәрлек, шуңа да мул сөт савабыз. Узган ел 25 тана...
-
Бәйге тәмам, җиңүчеләр билгеле
Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Әгәр мин прокурор булсам" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Район прокуроры Ришат Шакиров җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләде: I урын - Булат Латыйпов, Апас урта мәктәбенең 5 "Б" классы укучысы, II урын - Гөлчәчәк Хилавиева, Апас урта мәктәбенең 10 "Б" классы укучысы, III урын - Инзилә...