Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
УҢЫШ АРТЫ УҢЫШ
Зур Күккүз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Радик Сөнгатуллин Казан Федераль университетының тарих институты оештырган "Татарстан Республикасы, татар халкының тарихы һәм мәдәнияты" исемле укучылар конференциясендә фәнни-эзләнү эшен яклап уңышлы чыгыш ясады һәм республика күләмендә I дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльвира Сөнгатуллинаның "Тарихи эзләнүләрнең теориясе...
-
Ә БЕЗ МӘКТӘПКӘ БАРАБЫЗ!
Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында бүген 106 бала тәрбияләнә. Быел бу бакча үзенең 21 нәниен мәктәпкә озатачак. Биредәге коллектив тәрбиячеләре һәр баланың мәктәпкә һәрьяклап әзерлекле булып баруы өчен тәрбия-өйрәтү дәресләрен кызыклы һәм үтемле итеп үткәрәләр. Районкүләм төрле күргәзмәләр, конкурс-бәйгеләрдә бу бакчада тәрбияләнүче балалар күп тапкырлар җиңү яулады. Казанышлары өчен соңгы...
-
ФИРҮЗӘНЕҢ ЧИРАТТАГЫ ҖИҢҮЕ
Зур Күккүз мәктәбе укучысы Фирүзә Яруллина Буада "Нәфыйков чаңгы юлы" кышкы спорт мәйданын ачу тантанасында Апас спорт данын уңышлы яклады. Йөзләгән яшь спортчы арасында ул үз дистанциясендә икенче булып килде.
-
РАЙОН ҮЗӘГЕНӘ СӘЯХӘТ
Табар Черкене мәктәбенең 9 класс укучылары мәктәп директоры Ирина Ребровская һәм класс җитәкчеләре Айсылу Закирова җитәкчелегендә Апасның матур һәм истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар. "Алтын алка" Боз сарае белән танышып, биредә тимераякта шудылар. Аннан туган якны өйрәнү музеенда күп кенә мәгълүматлар тупладылар.
-
СЕР БИРМИ ЕГЕТНЕҢ АСЫЛЛАРЫ
Укучыларның Җәйге спартакиадасы кысаларында Чистайда самбо буенча ярышлар узды. 1997-1998 елгы егетләр һәм кызлар арасында барган ярышларда Илгизәр Вәлиуллин җитәкчелегендәге Апас районы командасы 5нче урынны яулады. Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Тимур Азизов республикадагы көндәшләре арасында III урынны яулады.
-
КИЧ УТЫРДЫК – КҮҢЕЛ АЧТЫК
Кызыл Тау авылында Ришат һәм Рушания Ильясовлар гаиләсендә җырлы-биюле, уен-көлкеле кич утыру кичәсе узды. Бу кичәгә китапханәдә оешкан "Хуҗабикә" клубы әгъзалары, китапханә, клуб хезмәткәрләре катнашты. Кич дәвамында борынгы йолаларны искә алдык, каурый сыдырып, май канатлары ясадык. Эш барышында төрле кызыклы мәзәкләр, хәлләр сөйләшеп, җырлашып утырдык. Ришат Сафин матур җырлары, Рафил...
-
ЯЗ ҺӘМ ГҮЗӘЛЛЕК БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН СЕЗНЕ!
8 Март - кешелекнең гүзәл яртысы - хатын-кызларның иң нәфис, иң асыл зат булуын искә төшерә торган бәйрәм. Безнең хатын-кызларыбыз гөлчәчәккә тиң бит ул: бөре вакытында ымсындыргыч матурлыгы, серлелеге белән үзенә җәлеп итә, ай нурында чык тамчысын таҗына кундырыр өчен ачылганда күз явын алырлык гүзәллек белән балкый. Ана дигән мәртәбәле...
-
Сер бирмәдек
Мамадышта 1996-1997 елгы егет-кызлар арасында ирекле көрәш буенча ярышлар узды. Биредә Апас, Кызыл Тау, Кече Болгаер мәктәпләре һәм аграр көллият укучыларын берләштергән команда район данын яклады. Республиканың 31 районыннан килгән 456 спортчы арасында Апас командасы алтынчы урынны яулады. Язилә Йосыпова (аграр көллият) - икенче, Альбина Сәлимуллина (Апас) һәм Рузилә Сибгатуллина...
-
КӨНЕ КИЛЕП ҖИТКӘЧ КЕНӘ УФТАНМА
- Районыбыз хуҗалыклары ындыр табакларында төрле маркалы 23 данә чәчүлек орлык агулау, инкрустацияләү агрегаты исәпләнә, - ди районның баш инженеры Илдус Амануллин. Аларның һәммәсен дә яңабаштан күздән кичереп, ремонт-көйләү эшләрен бүген үк җиренә җиткереп башкару зарур. Чәчүлек орлыкны эшкәртү уртача тәүлеклек температура +5 градуска тигезләшкәч башлана. 7000 тонна чәчүлегебез бар....
-
ҖЫРЫҢНЫ КАБАТЛЫЙ ТОР
4 мартта "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә сугыш чоры җырларына районкүләм бәйге уздырылачак. Яшь аермасы юк. "Вокал-соло", "Дуэт", "Вокаль ансамбль, хор" номинацияләре буенча үз тавышыгызны сынап карагыз. Җиңүчеләр хәрби комиссариат, ветераннарның район советы грамоталары белән бүләкләнәчәкләр.
-
МЕДАЛЬЛӘРЕ ДӘ, СЮРПРИЗЛАРЫ ДА БАР
Биеш мәктәбе спорт залында 25 февральдә Апас хәрби комиссариаты призларына район тарихында беренче тапкыр мини-футбол турниры үткәрү планлаштырыла. Хәрби комиссариат коллективы җиңүчеләр һәм катнашучыларга әзерләгән медальләр һәм истәлекле бүләкләр үз ияләрен көтә. Тамашачылар өчен дә сюрпризлар каралган.
-
Ут алса, бетереп ала
Соңгы вакытта янгын чыгу очраклары хакында еш ишетергә туры килә. Узган ел январь-февраль айларында 2 очрак теркәлгән булса, быел шушы вакыт аралыгында 8 янгын чыккан. Янгыннар ешаюның сәбәпләре нидә? Бәхетсезлек очракларында кем гаепле? Бу хакта район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Вәлиев аңлатмасы: - Янгыннар күп вакытта исерткеч эчемлекләрне чамадан...
-
Әфган кайтавазы – күңелләрдә, йөрәкләрдә
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 24 ел тулды. Бу уңайдан район хакимиятенең утырышлар залында тантаналы шартларда очрашу булды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан егетләр, сугышта ятып калганнарның якыннары, әти-әниләре һәм тол хатыннары белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, барлык оешма-учреждениеләрнең җитәкче-белгечләре елдагыча очрашып, булган проблемалары белән...
-
КЫҢГЫРАУЛЫ МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ СЕЗНЕ КӨТӘ
Гомер юлы иртән искән җил кебек: әле генә мәктәп бусагасын таптаган идек, инде менә ерак җирләрне якынайтып кайтучы сабакташлар, авылдашлар очрашып балачак хатирәләрен яңарта. Искиткеч олы, бай тарихлы Кабык Күпер мәктәбе 20 йөз башында, төгәлрәге 1913 елда төзелә башлый һәм 1915 елда тулы көченә хезмәт итүгә керешә. 1938 елда җидееллыкка...
-
Сез яшәгән еллар алкышлары Яңгырап торыр чордан-чорларга
Буада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республикакүләм конкурсының зона туры үтте. Биредә райондашларыбыз да катнашты. Кече Күккүз клубы мөдире Гөлүзә Зәйнуллина "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", Акхуҗа авылыннан Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар (рәсемдә) "Шәфкатьле йөрәк" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге жюри гүзәл...