Серләремне "Йолдыз" кабул ит рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кто отвечает за состояние колодцев
- Беспокоюсь за состояние колодцев в Азбабе. Требуется ремонт и колодцу, расположенному рядом с клубом… Зария Акбаева. С этим вопросом мы обратились к главе Аткозинского сельского поселения. - У колодца рядом с клубом сломан журавль. Уже сделали заказ на стройматериалы, необходимые для его ремонта. В ближайшие дни займемся колодцами, -...
-
Апас егете Алмаз Исмәгыйлев 6 тапкыр парашюттан сикергән
Парашюттан сикерү турында хыялланмаган ир-егет бармы икән ул?! Апас егете Алмаз Исмәгыйлев та шушы хыялын тормышка ашыру өчен хәрби бурычын һава-десант гаскәрләрендә үтәү теләге белән яна. Абруйлы әлеге хәрби частьларга физик яктан нык, көчле ихтыярлы егетләрне генә сайлауларын яхшы аңлый ул. Шуңа да спортта да, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә...
-
Апас туган якны өйрәнү музееннан Сара Садыйкова моңы агыла
1 ноябрь - данлыклы якташыбыз Сара Садыйкованың туган көне. Шул уңайдан Казанда Сара Садыйкова иҗатына багышланган фестиваль уза. Анда безнең районнан музыка мәктәбендә шөгыльләнүче Ленар Хафизов һәм Алия Шәмсетдинова катнаша. 1 ноябрьдә районның туган якны өйрәнү музеенда Сара Садыйкова көйләрен тыңлау көне үтә.
-
Рамилә Мөдәррис кызы Вафина
"Йолдыз" ("Звезда") газетасы зур югалту кичерде. 23 июльдә, 53 нче яшендә, 35 ел стажы булган, киләчәккә зур планнар белән яшәгән хезмәттәшебез - газетабызның тәрҗемә буенча редактор урынбасары Рамилә Мөдәррис кызы Вафина вафат булды. Ул 1961 елның 9 июнендә Буа шәһәрендә туа. Апаска күчеп килгәч биредә урта мәктәпне тәмамлый һәм редакциягә...
-
Үзе чәчте, үзе ура
Апас егете, булачак җир белгече Рафис Зәйнуллин бүген Чурибураш иген басуында тәҗрибә туплый. Иртә яздан практикага кайткан егет 12 "яшьлек" Клаас-Доминатор"ы белән өлкән игенчеләрдән калышмый, алны-ялны белми эшли. "Чәчүдә дә сынатмады, хәзер менә үзе чәчкән, тир түгеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алуда үз өлешен кертә. Мактаудан башка...
-
Кече Күккүз авылында яңа гаилә тормыш юлына аяк басты.
Кече Күккүз авылында яңа гаилә тормыш юлына аяк басты. Илназ Мөхәммәтгалив белән Әлфия Сафинаның никах туйлары булды.
-
Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар!
Быел район Сабан туе 8 июньдә узачак. Авыл Сабан туйлары - 9 июньдә! Уйнап-көлеп, җырлап-биеп милли бәйрәмебездә күңел ачыйк. Бәйрәмнәргә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар! 1 июнь - Халыкара балаларның яклау көне. Шул уңайдан, 1 июнь, шимбә көнне, Сабан туе аланлыгында балалар өчен Сабан туе үткәрелә. Нәниләребез, күз нурларыбыз өчен кызыклы...
-
1 сыйныфка керүче балаларның әти-әниләре өчен
3 июнь көнне 16 сәгатьтә 1 сыйныфка керүче балаларның әти-әниләре өчен Апас урта мәктәбендә җыелыш була.
-
Тынычлык алып килсен һәр язлар
Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы Борнаш авылында да оешкан төстә үтте. Тыл ветераннары, өлкәннәр, гомумән авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды. Алар өчен Борнаш урта мәктәбе коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән эчтәлекле концерт күрсәтелде, тәмле коймак, кайнар чәй тәкъдим ителде. Авыл мулласы Хәкимҗан Сөләйманов, сугыш чоры баласы...
-
Урманга шырпы белән кермә!
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләрен бозган, урман янгыннары китереп чыгарган очракларда гаеплеләргә җәза шактый катгыйланды. Бу хакта безгә Буа урманчылык хуҗалыгының Төбәк Черкене участок урманчылыгы (дәүләт казна идарәсе) урман мастеры Илнар Гатауллин хәбәр итте. Илнар Гатауллин 2010 елда Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаган. Районыбыз шефлык...
-
БЕЗ БИТ АПАС ЯГЫННАН
19 апрельдә Казандагы "Апас" якташлык җәмгыяте башкалада очрашу үткәрә. Сәләтле, данлы якташларыбыз белән очрашу-күрешү Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан "Ак Барс" банкның актлар залында 17.00 сәгатьтә башлана. Очрашыйк, күрешик, туйганчы бер сөйләшик әле, якташлар!
-
ГӨЛБАКЧА БУЛ, АПАСЫМ!
Туган төбәгебезне тагын да ямьле, гүзәл, урамнарыбызны матур итү максатыннан, районда "Зөя суы буйларында гөлбакча син, Апасым" бәйгесе игълан ителде. Бәйге 1 майдан 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык оешмалар, кибетләр, җәмәгать туклану үзәкләре, район территориясендә эшчәнлек алып баручылар - барысы да бу бәйгедә катнаша ала. Урамнарны, оешма-учреждение тирәләрен бизәү,...
-
«Сөйкемле Шүрәле” – Казан Универсиадасы кунагы
Татарстанда шул исемдәге кул эшләнмәләре иҗади конкурсы дәвам итә. Ул шулай ук мәшһүр Тукаебез язган бу поэманың 105 еллыгына да багышланган. - Күн, агач, тимер, тукыма, кәгазь һәм башка гадәти әйберләрдән татар халкының матур бер риваяте, әкиятләр герое Шүрәле сыны, курчакларны район үзәк китапханәсенә тапшыручылар бик күп инде, - ди...
-
БЕЗ – ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ
"Долгая Поляна" Дәүләт тыюлыгы "Марш парков-2013" бәйгесе игълан итә. Яшь буын күңелендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, белемнәрен арттыру максатыннан оештырылган бәйгедә 17 яшькә кадәрле балалар, яшьләр катнаша ала. Әлеге темага язмалар, фотолар, рәсемнәр, шигырьләр, иншаларны 28 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
-
Китап белән дус-татулар дөньяны танып белә
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре узган елда район үзәгендә яшәүчеләр арасында иң күп китап укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Әниле-кызлы Ирина белән Надежда Сальниковалар 365 көндә үз өйләренә 150шәр әдәби китап яздырып алып укыганнар. Венера Шмелева бер елда 135, Рәис Исмәгыйлев 121, Нәркизә Дәүләтгәрәева 105, Рафаэль Солтанбеков 87, Гөлнара Гыйматдинова 72, Алсинә...