Тынычлык алып килсен һәр язлар
Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы Борнаш авылында да оешкан төстә үтте. Тыл ветераннары, өлкәннәр, гомумән авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды. Алар өчен Борнаш урта мәктәбе коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән эчтәлекле концерт күрсәтелде, тәмле коймак, кайнар чәй тәкъдим ителде. Авыл мулласы Хәкимҗан Сөләйманов, сугыш чоры баласы...
Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы Борнаш авылында да оешкан төстә үтте.
Тыл ветераннары, өлкәннәр, гомумән авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды. Алар өчен Борнаш урта мәктәбе коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән эчтәлекле концерт күрсәтелде, тәмле коймак, кайнар чәй тәкъдим ителде. Авыл мулласы Хәкимҗан Сөләйманов, сугыш чоры баласы Әлфия Миңнебаева күз яшьләре аша үткәннәрне искә алдылар, тыныч тормышның кадерен белергә өндәделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева борнашлыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Тантана барышында яңгыраган һәр сүз күпне кичергән өлкән буынның күңел кылларына барып кагылды. Алар әкрен генә күз яшьләрен сөртте һәм ил-көннәребезнең имин булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев