Татарстан Республикасы Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман Апас паркы белән танышты
Әлеге эшлекле сәфәрнең төп максаты - район җитәкчелеге белән берлектә Парк һәм скверлар елына нәтиҗәләр ясау, төзелгән объектларны карау, киләчәккә билгеләнгән планнарны уртага салып сөйләшү иде.
Наталья Фишман һәм аның төркеме районның Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзелүче һәм республика тарафыннан финансланган Үзәк ял паркында булды. Алар паркны тулысынча карап...