Исәнме укытучым, саумы сабакташ?!
30 июнь көнен без түземсезлек белән көтеп алдык. Нәкъ менә шушы иртәдә Апас урта мәктәбендә классташлар очрашуы булып узды.
"Туган мәктәбебезгә рәхим итегез 1977 елгы чыгарылыш!" Әнә шундый матур сүзләр язылган иде актлар залының сәхнә түренә. Ә классташыбыз Гөлия Мостафина-Ганиева Казан каласыннан мәктәбебезгә, укытучыларыбызга, классташларыбызга багышлап бик эчтәлекле газета чыгарып...