Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

1 апрельдән кайбер райондашларның пенсияләре арта

Район пенсия фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров белдерүенчә, бу юлы 10,3 процентка социаль пенсияләр генә арта. Дәүләт социаль пенсияләре - икенче пенсия алучы сугыш ветераннары һәм инвалидларына, алар тәрбиясендә булганнарга, 18 яшькәчә инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, 18 яше тулмаган ятим балаларга, тиешле күләмдә хезмәт стажы булмаган 65 яшьтән өлкән ир-атларга һәм...

Район пенсия фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров белдерүенчә, бу юлы 10,3 процентка социаль пенсияләр генә арта. Дәүләт социаль пенсияләре - икенче пенсия алучы сугыш ветераннары һәм инвалидларына, алар тәрбиясендә булганнарга, 18 яшькәчә инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, 18 яше тулмаган ятим балаларга, тиешле күләмдә хезмәт стажы булмаган 65 яшьтән өлкән ир-атларга һәм 60 яшьтән узган хатын-кызларга, "Ленинград камалышында катнашучыларга", радиациядән зарарланган гражданнарга 10,3 процентка артыграк түләнә башлаячак.

1 апрельдән федераль ташламаларга ия булучыларга да айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү (ЕДВ) 5,5 процентка индексацияләнәчәк. Ә гомуми суммасы ташлама категориясенә һәм соцпакет куллануга карап күтәрелә. 1 апрельдән соцпакет җыелмасы да (НСУ) 5,5 процентка арттырыла. Бу артудан соң аның "бәясе" 930 сум 12 тиен булачак, шул исәптән дарулар өлеше - 716 сум 40 тиен, санатория-курорт өчен - 110 сум 83 тиен, транспорт өчен (шәһәр яны поездларында түләүсез йөрү һәм санаторийга бару-кайту) - 102 сум 89 тиен тәшкил итәчәк.

Фото:http://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdFJDRXlkblRzcnlpZUZMM2VtMUJpbEZ1Qnh6Q200X09pSEp0UHZHcF9VOWhCZWt2Z1NKQUo4c3dYQndMcmF3dy0ydTZwY1ZsRF9YOEhjTVp0a1FTdkFnWGRoaktITTZfb0FBa0tYV3pYdEk3ZE5obFI3ODdIcUJITGo4ckEya0dwVVVrblh6QWRvNA&b64e=2&sign=dfc839ee5812d0a3f92e194adf240f42&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев