Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

2018 елда озак яшәүчеләр исемлеген Рәшидә әби башлап җибәрде

35 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, Хезмәт даны исеменә лаек булган Рәшидә әби Хөснетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Җәй көннәрен Рәшидә әби Шәмбалыкчы авылында үз өендә яши, ә кыш көне аны Камил абый белән Гөлчәчәк апа Сибгатуллиннар үзләренә алып киләләр. - Иптәшем Камилнең Дәү әнисенең сеңелесе ул. Без аны...

35 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, Хезмәт даны исеменә лаек булган Рәшидә әби Хөснетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Җәй көннәрен Рәшидә әби Шәмбалыкчы авылында үз өендә яши, ә кыш көне аны Камил абый белән Гөлчәчәк апа Сибгатуллиннар үзләренә алып киләләр. - Иптәшем Камилнең Дәү әнисенең сеңелесе ул. Без аны якын күреп, хөрмәт итеп тәрбиялибез. Алтынчы кыш инде алып киләбез. Ул бик акыллы, тәртипле, өй эшләрендә дә тик тормый, ярдәм итә. Матур башмаклар бәйли. Изге догаларын укып утыра, - ди Гөлчәчәк апа. Рәшидә әби бик матур итеп шигырьләр сөйли, хәтта 90 ел яшәгән, эшләгән чорларын да шигырь юлларына салып сөйләп бирде. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев