Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле...

Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Туган тел турында шагыйрьләребез дә күп яза… Шуларның кайберләре.

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Габдулла Тукай.

Туган тел

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Атом көче, радио заманында

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш, туганын.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем - бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Хәсән Туфан

Туган тел хакында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» - дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» - дип -

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» - дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» - дип

Күзләреңә яшьләр тыгылыр -

Туган телең әнә шул булыр!

Зөлфәт

Тел ил белән икән

Язмышым, рәхмәттән башка

Бер сүзем юк бу җиргә,

Мин риза-бәхил; колак сал

Минем соңгы гозергә.

Мин башка гозерләр белән

Сине бүтән йөдәтмәм,

Язмышым, үзең аердың,

Юк әткәм һәм юк әнкәм,

Юк җирдә башка шатлыгым.

Әйтче, мин кемнән, я, ким ?

Әткәмнән мәхрүм итсәң дә,

Телемнән итмә ятим.

Сибгат Хәким

Ана теле

Һәркемгә дә иң газиз тел ана теле,

Янда гына сабый чакның раушан гөле

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч,

Балдай татлы - дуслар белән сайрашканда.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә су табасың;

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!

Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен,

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

Гамил Афзал

Чыганак: maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев