30 мең сум түләп аерылышырга кемнәр риза?
Гөлзада Гатауллина. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2012 елда 108 пар кушылган, 56сы аерылган, 2013 елда гомергә бергә булырбыз дип 105 пар кушылган булса 52се аерылган. Агымдагы елның 25 көнендә 7 пар гаилә корса, бер пар аерылырга да өлгергән. "Аерылырга теләүчеләргә киләчәктә шактый зур сумма - 30 мең сум...
Гөлзада Гатауллина.
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2012 елда 108 пар кушылган, 56сы аерылган, 2013 елда гомергә бергә булырбыз дип 105 пар кушылган булса 52се аерылган. Агымдагы елның 25 көнендә 7 пар гаилә корса, бер пар аерылырга да өлгергән.
"Аерылырга теләүчеләргә киләчәктә шактый зур сумма - 30 мең сум түләргә кирәк булачак дип ишеттем. Дөресме икән?" Редакция почтасына килгән әлеге хат уйга калдырды. Әгәр дә шулай булган очракта, аерылышучылар саны кимерме, бу хакта кем ничек уйлый?
- Аерылышучыларның 80 проценты характерлары туры килмәүне сәбәп итеп куялар. Шулай ук кул күтәрү, хыянәт, исерткеч эчемлекләр куллану да гаиләне таркатуга сәбәп булып тора. Аерылганда түли торган дәүләт пошлинасы хәзер 400 сум. Кайчандыр елмаеп-көлеп, бәхеттән балкып, гариза бирергә килеп кергән яшьләрнең күпмедер вакыттан соң бер-берсен күрә алмаслык дәрәҗәгә җитүләре бик аяныч, - ди гражданлык актларын теркәү бүлеге житәкчесе Зөлфирә Бәдретдинова.
Рәшидә Расулова, дүрт бала анасы - иремнән аерылуны күз алдына да китермим, түзәргә кирәк. Кыенлык булса да, үтә ул. Без бик озак Үзбәкстанда яшәдек, анда юк-бар сәбәптән гаилә таркалмый.
Элиза Кармаева, ике бала анасы - үзеңне, балаңны рәнҗетеп торучы иреңнән котылып иреккә чыгу өчен 30 мең дә жәл түгел. Гомер бер генә бит.
Илдар Василов, ун ел гаиләле - этле-мәчеле тормыш туйдырса да, шулкадәр акча чыгарасы килми. Минем белән яшисе килмәсә хатын үзе түләсен. Тормыш җыр түгел ул.
Сарьян Гыймадиев, унбиш ел гаиләле - без тату яшибез, ул хәлгә җитәрбез дип уйламыйм. Аерылышу өчен шундый зур сумма куелу - бер дә дөрес булмаячак. Гаиләне акча белән генә саклап калып булмый. Ахыр чиктә, ул күпмедер дәрәҗәдә балалар өлеше дигән сүз.
Лия Коткова, өч бала анасы - эчкече иремнән аерылам дип гомердә шулкадәр акча чыгармаячакмын, өйдән генә куам мин аны.
Инсаф - аерылышуны (талакны) Аллаһ сөйми, ләкин ул сөннәт гамәл, диелгән шәригатьтә. Безнең балабыз юк, шуны сәбәп итеп мин теләсә нинди күләмдәге акчага аерылырга риза.
Сораштырган саен фикерләр куера. Пар балдакларны бәйләп куярлык нинди тылсым бар икән? Ә сез ничек уйлыйсыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев