Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Апас-4” – икенче урынны яулады

- Апаста боз сарае ачылганчы, без тренировкага Буага йөри идек. Үзебезнең "Алтын алка"да рәхәт - атнага 6 көн рәттән биредә күңел булганчы күнекмәләр үтәбез, - ди Апасның 12-14 яшьлек яшь хоккейчылары ("АПАС-4") командасы капитаны Айдар Вәлиуллин. Капкачы Алмаз Юнысов, ярымсакчы Алмаз Фәйзуллин, команданың калган 12 уенчысы да үз капитаннары сүзен...

- Апаста боз сарае ачылганчы, без тренировкага Буага йөри идек. Үзебезнең "Алтын алка"да рәхәт - атнага 6 көн рәттән биредә күңел булганчы күнекмәләр үтәбез, - ди Апасның 12-14 яшьлек яшь хоккейчылары ("АПАС-4") командасы капитаны Айдар Вәлиуллин. Капкачы Алмаз Юнысов, ярымсакчы Алмаз Фәйзуллин, команданың калган 12 уенчысы да үз капитаннары сүзен җөпли.

8-9 февральдә "Алтын алка"да Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы канаты астында зона хоккей турниры үтте. 8 команда арасында 12-14 яшьлекләр төркемендә "АПАС-4" хоккей командасы икенче урын алды һәм финал ярышларында катнашу хокукын яулады. Республиканың мәктәптән тыш тәрбия үзәге вәкиле Гүзәл Гыйлаҗева, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Хантимирова җиңүче командаларга кубок, медальләр һәм Дипломнар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев