Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас аграр көллияте экология елына йомгак ясый

Апас көллиятендә 19 декабрьдә "Мин табигать баласы" исемле экологик конференция зур теләктәшлек һәм оешканлык шартларында уздырылды. - 2013 ел Татарстанда экологик тәрбия һәм тирә-юнь табигатьне саклау елы дип игълан ителгән иде, - көллиятнең табигать, экология нигезләре укытучысы Иршат Гыйлаҗев. - Без аны шулай төгәлләргә булдык. Уртак көч белән быел 1000...

Апас көллиятендә 19 декабрьдә "Мин табигать баласы" исемле экологик конференция зур теләктәшлек һәм оешканлык шартларында уздырылды.

- 2013 ел Татарстанда экологик тәрбия һәм тирә-юнь табигатьне саклау елы дип игълан ителгән иде, - көллиятнең табигать, экология нигезләре укытучысы Иршат Гыйлаҗев. - Без аны шулай төгәлләргә булдык. Уртак көч белән быел 1000 төпкә якын агач-куаклар, чәчәкләр утырттык, 30 дан артык чисталык һәм төзекләндерү өмәләре үткәрдек. Моннан тыш табигатебезне саклауга юнәлтелән дистәләгән төрле иҗтимагый акцияләрдә катнаштык.

Конференциягә кунак итеп чакырылган Татарстан экология, табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы вәкиле Әмир Җәббаров, Апас мәктәбе укучысы Азат Шәрәфуллин, Йомралы мәктәбеннән Гөлназ Мингазиева әзерләгән проектлар һәм башка чыгышларны конференциядә катнашучылар яратып тыңлады. Студентлар бу чарага махсус сәхнә чыгышлары да әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев