Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас аграр көллияте ир-егетләре чишмәгә яңа сулыш өрде

- Аграр көллиятнең ишегалдында ниндидер су чыганагы барын сиздек. Аннан аның чишмәме, каяндыр агып ятучы су гынамы икәнлеген ачыклыйсы килде. Суын алып, санитария-эпидемиология үзәгенә җибәрдек. Саф, йомшак сулы чишмә суы дигән нәтиҗә килде безгә. Аннан инде чишмәне аякка бастыру эшенә керештек, - ди көллиятнең җитәкчесе Фаил Курамшин. Изге эшне башлап...

- Аграр көллиятнең ишегалдында ниндидер су чыганагы барын сиздек. Аннан аның чишмәме, каяндыр агып ятучы су гынамы икәнлеген ачыклыйсы килде. Суын алып, санитария-эпидемиология үзәгенә җибәрдек. Саф, йомшак сулы чишмә суы дигән нәтиҗә килде безгә. Аннан инде чишмәне аякка бастыру эшенә керештек, - ди көллиятнең җитәкчесе Фаил Курамшин.

Изге эшне башлап җибәрергә дә, аңа кушылырга да, физик һәм матди ярдәм күрсәтергә дә теләүчеләр тиз табыла. Чыганакның чын урынын табып, казу эшләрен директор урынбасары Фәргать Мотыйгуллин башлап җибәрә. Аннан коллективтагы ир-егетләр боҗрасын кую эшендә катнаша. Укытучы Рөстәм Мингазиев исә калайдан бизәкләп алачыгын ясау эшенә керешә. Гөмбәзендә әтәч сыны да урын ала. Каравылчы Марс Салаватуллин тирә-ягына таш ташырга ярдәм итә, өлкән мастер Данир Сөләймановның да чишмәне ачуда ярдәме зур була. Күмәк көч тау күчерә диләр. Чишмә санаулы көннәр эчендә яңача сулый башлый. Бүген инде аннан якын-тирә кешеләр килеп су ала, спорт мәйданчыгында уйнаучы балалар сусауларын баса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев