Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас аграр көллиятенең укытучысы Хәмит Абделвәлиев Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исеменә лаек булды

- Хезмәтем гел бәяләнеп килде. Ә шулай да минем өчен иң зур бәя - укучыларым, хезмәттәшләрем хөрмәте, - ди Апас аграр көллиятенең махсус фәннәр укытучысы, әле шушы көннәрдә генә "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" исеменә лаек булган һәм 60 яшьлек күркәм юбилеен да каршылаучы Хәмит Абделвәлиев. Тумышы белән Әнәле авылыннан ул....

- Хезмәтем гел бәяләнеп килде. Ә шулай да минем өчен иң зур бәя - укучыларым, хезмәттәшләрем хөрмәте, - ди Апас аграр көллиятенең махсус фәннәр укытучысы, әле шушы көннәрдә генә "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" исеменә лаек булган һәм 60 яшьлек күркәм юбилеен да каршылаучы Хәмит Абделвәлиев.

Тумышы белән Әнәле авылыннан ул. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтында укып инженер-механик белгечлеге ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшь белгечне училищега эшкә чакыралар. Балалар белән эшләүне күз алдына да китерми ул. Ул "балаларның" күбесе укытучы абыйлары буенда булалар инде. Шулай да төрле авыллардан килгән төрле язмышлы укучылар белән уртак телне тиз таба. Кышкы салкын көннәрдә ерак авылдан очраклы транспорт белән туңып-өшеп килгән яшүсмерләр ишек төбеннән үк борчылып каршы алган, кайнар чәй белән сыйлаган укытучы абыйларын ничек үз итмәсеннәр ди инде?! 36 ел эшләү дәверендә Хәмит абый аларның һәркайсын яхшы хәтерли. "Биредә эшләгән һәр көннең бер кыйссасы бар, һәр көне истәлекле", - ди ул уенын-чынын бергә кушып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев