Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас боз сараенда хоккей сезоны ачылды

Апас боз сараена 44 урынлы автобуска өстәп 20 комплект балалар хоккей формаларына сертификат та бирелде. Шуңа өстәп ике капкачы тулы аммунициясе дә алып кайттык. "Ак Барс" банкы да бу эштән читтә калмады-"Алтын алка" да яңа оешып килүче аерым кызлар командасы өчен 15 комплект хоккей формасы бүләк итте. Район башкарма комитеты...

Апас боз сараена 44 урынлы автобуска өстәп 20 комплект балалар хоккей формаларына сертификат та бирелде. Шуңа өстәп ике капкачы тулы аммунициясе дә алып кайттык. "Ак Барс" банкы да бу эштән читтә калмады-"Алтын алка" да яңа оешып килүче аерым кызлар командасы өчен 15 комплект хоккей формасы бүләк итте. Район башкарма комитеты карары белән спорт мәктәбе гардеробы тагын 10 комплект балалар хоккей формасына баячак.

Бу хакта Боз Сараенда 28 декабрьдә быелгы хоккей сезонын ачу тантанасында хәбәр иттеләр. Шул ук көнне бозда ике матч үткәрелде. Апасның "Ястребы" хоккей командасы Борнашның "Буревестник" командасын 13:3, Апасның "Т-34" ветераннар җыелма командасы Йомралының "Комета" авыл командасын 12:3 исәбе белән җиңде. Бу шимбә-5 декабрьдә, кичке биштә Апас бозында Борнаш белән Йомралы хоккей командалары өченче турда кабат очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СпортАпастово