Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас егете парадта

-Абый, кулыгыз җиңел булды, безне армиягә Апастан Сез дә зурлап озатып калдыгыз, онытмадыгызмы? Мин бит быел Мәскәүнең Кызыл Мәйданында 9 майда үткән хәрби Парадта катнаштым. Президент Путин белән министр Шойгуны якыннан күрдем,-дип күреште минем белән мөлаем елмаеп Апаска Кызылтаудан әтисе Фирдүс белән килгән Фәнис Шәрәфиев. -Чын ир-егет өчен бу дәүләтнең...

-Абый, кулыгыз җиңел булды, безне армиягә Апастан Сез дә зурлап озатып калдыгыз, онытмадыгызмы? Мин бит быел Мәскәүнең Кызыл Мәйданында 9 майда үткән хәрби Парадта катнаштым. Президент Путин белән министр Шойгуны якыннан күрдем,-дип күреште минем белән мөлаем елмаеп Апаска Кызылтаудан әтисе Фирдүс белән килгән Фәнис Шәрәфиев.

-Чын ир-егет өчен бу дәүләтнең зур ышанычы һәм дәрәҗә. Ничек соң, армиядә кыен булмадымы, Фәнис. Кайларда хезмәт иттең?

-Хәрби-космик көчләрдә. Бер ел сизелми дә үтеп китте. Армиягә Апастан былтыр 24 октябрьдә чыгып иттем. Быел 25 октябрь таңында Казанга кайтып җиттем. Мәскәү асты шәһәрләренең берсендә җир асты ныгытмаларында элемтә, радиоэлектрон разведка-иминлек, шул чараларга каршы тору, Җир шарының бөтен ноктасын күзәтү мөмкинлеге булган элиталы гаскәрләрдә идем.

-Илнең "күз-колагы" булдың, димәк?

-Хәзер армия шуның кадәр көчлеләнгән, әтиләрнең сөйләгәннәре ерак тарихта калган. Хәрби техника яңартыла, тик белемсез булмый... Мин Парадта катнашуым турында сөйлим әле.

-Телевизордан күрсәттеләрме соң үзеңне?

-Малайга армиягә киткәндә Казанда бирелгән хөкүмәт бүләге-кәрәзле телефоннан көнаралаш сөйләшеп тордык. Үзе әйткәч, ышанып та булмады хатыным Фәния дә пошаманга калды,-дип сүзгә әтисе Фирдүс кушылды.-Фәнисебез "мин шул рәттә, кырыйдан өченче булачакмын..,"-,дигәч, бөтен туганнар, авыл белән 9 май иртәсендә телевизор каршына тезелешеп утырдык. Ыспай киенгән, кораллы улыбызны күргәч, күз яшен дә тыя алмаучылар булды арабызда. Шуның хәтле горурландык улыбыз белән, молодец!

-Парадка ничек әзерләндегез соң?

-4 ай тигез рәтләрдә парад адымы белән атларга өйрәттеләр. Төнге сәгатьләрдә генә үтте ул күнекмәләр. Ә менә Парад көнне безнең өчен үзенә күрә Мәскәү буйлап экскурсия ясадылар. Язмыш миңа солдат киеме кидереп Кызыл Мәйданга, бөтен Җир шары халкы караган Җиңү парадына китерер дигән уй башыма да килеп караганы булмады.

-Быелгы парадта катнашучы апаслыларны очратмадыңмы?

- Армиягә бергә киткән кайбычлы Илнур Сәлахиев белән бер ротада, Парадта да янәшә идек. Минем белән бергә хәрби хезмәткә чакырылган Апастан Айдар Сабиров белән бергә ил иминлеген сакладык.

-Хәрби хезмәткә син Апас аграр көллияендә укып киттең кебек?

-Беренче хәрби һөнәремне шунда алдым. Мине шулай ныгытып тормыш юлына әзерләгән әти-әнием, мәктәбем һәм аграр көллият директоры Фаил абый, укытучыларыма, группабыз җитәкчесе Хәмит абыйга, район хәрби комиссары полковник Илшат абый Пайурзинга рәхмәт. Мәктәптә, көллияттә укыганда "Форпост", тәртип саклау отрядлары, тимурчылар, волонтерлар командасында, хәрби-патриотик җыеннарда, спортта, сәхнәдә актив катнашуыма бүген бик сөенәм. Парадка сайлап алуда болар хәлиткеч булды.

-Инде тыныч тормыш планнарыңны да уртаклаш, солдат Шәрәфиев.

-Хәзерге тәртип буенча көллияттән соң ташламалы шартларда икенче-өченче курска Казан авыл хуҗалыгы университетына укырга кереп карарга булдым. Туган авылымны бик сагындым. Югары белемле белгеч булып туган авылыма эшкә кайтырга исәп. Дипломлы яшь белгечкә хәзер дәүләт авылда эшли башлагач 100 мең сум акчалата ярдәм итә. Беренче хезмәт елында айлык хезмәт хакына 5әр мең сум өстәп түли-бу мөмкинлектән нигә файдаланмаска?

- Хәрби хезмәткә әзерләнүче, бүген солдат гимнастеркасы, моряк тельняшкасы киюче яшь апаслыларга теләкләрең юкмы?

-Егетләр, армиягә һичшиксез барырга кирәк. Армиядә булганнарга укырга керүе һәм яхшы эшле булуы да җиңелрәк бүген. Кызлар да шундыйларны күбрәк ярата...

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев