Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас эшмәкәрләренә яңа бизнес-идеяләр тәкъдим иттеләр

Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән кызыклы проект башлангыч алган иде. Бизнес-проект безнең Апаска да килде. Бу семинар-киңәшмәдә районыбызның 130дан артык эшмәкәре катнашты. Биредә үз эшен ачарга һәм җәелдерергә теләүчеләргә бушлай бизнес-идеяләр турында сүз барды. Шулай ук семинарда катнашучыларга бушлай әзер документлар комплекты белән бизнес-идеяләр тәкъдим ителде. Алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә...

Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән кызыклы проект башлангыч алган иде. Бизнес-проект безнең Апаска да килде. Бу семинар-киңәшмәдә районыбызның 130дан артык эшмәкәре катнашты. Биредә үз эшен ачарга һәм җәелдерергә теләүчеләргә бушлай бизнес-идеяләр турында сүз барды.

Шулай ук семинарда катнашучыларга бушлай әзер документлар комплекты белән бизнес-идеяләр тәкъдим ителде. Алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә бизнесның яңа юнәлешен эшләтеп җибәрергә мөмкин. Бу проектта бизнес өлкәсендә чарланган кеше дә, әле беренче генә адымнарын ясарга теләүчеләр дә катнаша ала. Эшмәкәрләргә Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү формалары һәм инфраструктурасы турында җентекләп аңлатылды.

Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Семинар-киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимеров катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев