Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас игенчеләре кырга ашкына

-"Зөя" агрофирмасы бүлекчәләрендә быелгы язгы кыр эшләренә көпчәкле йөзгә якын агрегат чыгачак. Иң заманча "Беларус 1221" тракторларына еллык техник карау, кабул итү парады елдагыча, үзәк машина-трактор паркында үтәчәк. Башка марка тракторларны да безнең шартларда ремонтлау күпкә арзан һәм ышанычлырак,-ди цех мөдире Нияз Закиров. -Тракторларның ягулык насослары бик четрекле механизм ул,-ди...

-"Зөя" агрофирмасы бүлекчәләрендә быелгы язгы кыр эшләренә көпчәкле йөзгә якын агрегат чыгачак. Иң заманча "Беларус 1221" тракторларына еллык техник карау, кабул итү парады елдагыча, үзәк машина-трактор паркында үтәчәк. Башка марка тракторларны да безнең шартларда ремонтлау күпкә арзан һәм ышанычлырак,-ди цех мөдире Нияз Закиров.

-Тракторларның ягулык насослары бик четрекле механизм ул,-ди ңитәкче сүзләрен җөпләп аппаратчы Ринат Бәдретдинов. -Хезмәттәшләрем Галләм Низаметдинов, Валерий Васильев, Юрий Золин һәм Вәгыйз Фазлыев та үз эшләренең чын осталары. Безгә ремонтка китерелгән техника конвейерда озак басып тормый, чөнки игенчене дә, безне дә яз ашыктыра.

-Тиздән районда язгы кыр эшләренә старт биеләчәк. Бу язда барлыгы 70 мең гектарда үсемлекләрне тукландыру, җир әзерләү, чәчү эшләре башкарасыбыз бар. Иң мөһиме-барлык басуларда дым каплауны тиз һәм сыйфатлы башкару,-ди районның баш агрономы Нияз Гыйсәтуллин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев