Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас кибетләрендә тагын яңалык көтелә

Кибетләрдә 1 июльгә кадәр куелырга тиешле "он-лайн" системасында эшләүче яңа төр касса-контроль аппаратлары урнаштыру, хезмәт күрсәтү бәясе 30 мең сумнар тирәсе булырга мөмкин. Ул нәрсә өчен кирәк соң? Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җавап бирә: -Ул ЕГАИС системасы кебек үк сатылган һәр товарның кайда, кайчан чыгарылуын теркәп...

Кибетләрдә 1 июльгә кадәр куелырга тиешле "он-лайн" системасында эшләүче яңа төр касса-контроль аппаратлары урнаштыру, хезмәт күрсәтү бәясе 30 мең сумнар тирәсе булырга мөмкин. Ул нәрсә өчен кирәк соң?

Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җавап бирә:

-Ул ЕГАИС системасы кебек үк сатылган һәр товарның кайда, кайчан чыгарылуын теркәп бара, шулай ук Интернет челтәренә тоташкан булырга тиеш. Мондый төр электрон-контроль касса аппаратлары шәһәрләрдә, безнең районда эшләүче мәгълүм эре сәүдә челтәрләре кибетләрендә күптәннән кулланыла инде. Һәр товар кабындагы штрих-кодны укый торган сканер, касса аппараты интернет аша барлык мәгълүматны Россия салым хезмәте базасына юллый. Сәүдә әйләнешеннән түләнергә тиешле салымны да тиененә кадәр билгеләп бара. Районда бүген ЕГАИС системасы куелган 80 сәүдә ноктасы бар. Яңа төр электрон контроль-касса аппаратлары иң башта аларда сыналырга тиеш. Соңрак ул система гади көнкүреш, азык-төлек һәм башка товарлар белән сату итүче сату нокталарын да колачлаячак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев