Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас кырлары игенчене көтә

Быелгы язгы кыр эшләре шактый киеренке булачак. Язгы башаклы һәм кузаклы култураларга тиешенчә әзерләнергә тиешле басулар 32740 гектар тәшкил итәчәк. Шул исәптән бу язда кырларга 8500 гектарда бодай, 7700 гектарда арпа, 600 гектарда солы, 1030 гектарда борчак, бөртеккә 2530 гектарда кукуруз чәчү планлаштырыла. Бу мөһим агрочарага барыбыз да бик җитди...

Быелгы язгы кыр эшләре шактый киеренке булачак. Язгы башаклы һәм кузаклы култураларга тиешенчә әзерләнергә тиешле басулар 32740 гектар тәшкил итәчәк. Шул исәптән бу язда кырларга 8500 гектарда бодай, 7700 гектарда арпа, 600 гектарда солы, 1030 гектарда борчак, бөртеккә 2530 гектарда кукуруз чәчү планлаштырыла. Бу мөһим агрочарага барыбыз да бик җитди карарга тиеш.

-Ашлама, чәчүлек, кешеләр һәм техникабыз белән җитди тоткарлыклар булмаячак. Бер үк вакытта район техник културалар белән ныгытып һәм максатчан эшләү курсын дәвам итәчәк. Быел 3000 гектарда шикәр чөгендере, 610 гектарда рапс, 230 гектарда соя, 1000 гектарда көнбагыш чәчү планлаштырыла. Терлек азыгы белән тәэмин ителеш тә соңгы елларда ныгый. Быел силоска 4700 гектарда кукуруз, 3800 гектарда бер еллык үләннәр чәчү күздә тотыла. 16,5 мең гектар мәйдан биләүче күп еллык үлән басуларының 5000 гектарында да яңарту эшләре башкарасыбыз бар,-ди районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин.

6 апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Казан һәм район вәкилләре составындагы берләштерелгән комиссия барлык хуҗалыклар, ындыр табакларында быелгы язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя куйды. Республиканың "Гостехнадзор" инспекциясе баш инспекторы Радик Зыятдинов, "Ак Барс агрохолдингы вәкиле Рамил Хөсәенов, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Фәргат Зиннәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм агрофирма белгечләре һәр эш урынында катгый тикшерү эшләре үткәрделәр. Агрегатларның әзерлеге, көйләнешен тикшерү аерым программа буенча үтте. Һәркайда механизаторлар белән очрашып, күпсанлы сорауларга җаваплар бирелде.

Дәвеш бүлекчәсенендә абыйлы-энеле Илшат белән Айдар Рәхмәтуллиннар өчен бу утызынчы язгы чәчү.

-Кырга чыккач кына трактор-чәчкечне көйләп булмый ул. Без бу эшне 1 ай элек үк башкарып куйдык. Хезмәткә түләүгә килгәндә, зарланырга урын юк. Тик аны тоткарламасыннар, үзвакытында биреп барсыннар иде,-диделәр бертуганнар комиссия вәкилләренә.

-"АгроАктив" хуҗалыгы машина-трактор паркы, ындыр табагында эш кышы буе тукталмады. Яхшылап зерләнгән техника ул югары темп һәм югары сыйфат,-диде бу уңайдан хуҗалык җитәкчесенең беренче урынбасары Фәргат Сибгауллин. Бу хуҗалыкның язгы кыр эшләргә әзерлеге беренче урында дип табылды. "Зөя" агрофирмасы бүлекчәләре әзерлеге дә югары бәяләнде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев