Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас мәчетләрендә әлифба бәйрәмнәре

Һәр елдагыча мәчетләребездә беренче ел укучы шәкертләребез белән әлифба бәйрәмнәре уздырылды. Мөгәллимнәребез быелгысы елда бу бәйрәмне аеруча да үзенчәлекле итеп оештырдылар. Ул дини йолаларыбызны искә төшереп, викторина рәвешендә сорауларга җаваплар биреп, дини мәҗелесләрне үткәрү тәртипләрен аңлатып, Коръәннән шифа аятьләрен укып, шифалы суларны эчеп түгәрәк өстәлләр артында барды. Мәүлед аенда беренче...

Һәр елдагыча мәчетләребездә беренче ел укучы шәкертләребез белән әлифба бәйрәмнәре уздырылды. Мөгәллимнәребез быелгысы елда бу бәйрәмне аеруча да үзенчәлекле итеп оештырдылар. Ул дини йолаларыбызны искә төшереп, викторина рәвешендә сорауларга җаваплар биреп, дини мәҗелесләрне үткәрү тәртипләрен аңлатып, Коръәннән шифа аятьләрен укып, шифалы суларны эчеп түгәрәк өстәлләр артында барды.

Мәүлед аенда беренче мәхәллә "Рамазан" мәчетендә Апасыбызның өч мәчетендә дә укучы шәкертләребез, (алар быелгысы елда 30га якын) һәм алар-ның мөгәллимнәре белән берлектә Мәүлед ашы үткәреп, бәйрәмне үткәрү тәртипләренә төшендереп, аның асылы, күркәмлеге билгеләп үтелде. Бу бәйрәмнәр шәкертләребез күңелендә зур шатлык, горурлану хисләре тудырды дисәм һич тә ялгышмам.

Хөрмәтле шәкертләребез! Алган белемнәрегез дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә күңелләрегезгә иман ныклыгы салсын, нык булыгыз, шушы юлдан тайпылмагыз. Динне хөрмәтләп Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү - кыйммәтле бер хәзинә, аны саклап, авырлыкларга, сынауларга бирешмичә яшәү - чын бәхет.

Рәмзия Гыйлманова,

Апас мөслимәләр берлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев