Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас мәдәният йортында Каз өмәсе узды

Район мәдәният йортында узган "Килен сайлыйм улыма" дип исемләнгән чара узды. 7 авылның 7 уңган килене сәхнә түрендә осталыгын, уңганлыгын күрсәтте. Коштавылыннан Динә Сөләйманова, Кормаштан Нурия Хәйретдинова, Олы Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллина, Карамасардан Гөлназ Гайнуллина, Кече Бакырчыдан Ләйсән Вәлиуллина, Әҗемнән Гүзәл Ситдикова, Каратуннан Алсинә Рахматуллина кул эшләренә, аш-суга осталыкларын, сәхнә зәвыкларын...

Район мәдәният йортында узган "Килен сайлыйм улыма" дип исемләнгән чара узды. 7 авылның 7 уңган килене сәхнә түрендә осталыгын, уңганлыгын күрсәтте.

Коштавылыннан Динә Сөләйманова, Кормаштан Нурия Хәйретдинова, Олы Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллина, Карамасардан Гөлназ Гайнуллина, Кече Бакырчыдан Ләйсән Вәлиуллина, Әҗемнән Гүзәл Ситдикова, Каратуннан Алсинә Рахматуллина кул эшләренә, аш-суга осталыкларын, сәхнә зәвыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Булачак каенаналар, кияү егете һәм мәртәбәле жюри белән берлектә тамашачы да бәяләде аларны. Җылы алкышлар да тынып тормады. Соңыннан һәр катнашучы билгеләп үтелде һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр алды. Рузилә Кәлимуллина эшмәкәр Лилия Зәйнуллинаның махсус бүләгенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев