Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас мәктәбендә “кошчыклар” канат ярды

Апас районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Быел район буенча 11 сыйныфны 114 бала, 9 сыйныфны 239 бала тәмамлый. Апас урта мәктәбендә 34 чыгарылыш класс укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Быел 9 сыйныфны 64 укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе...

Апас районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Быел район буенча 11 сыйныфны 114 бала, 9 сыйныфны 239 бала тәмамлый.

Апас урта мәктәбендә 34 чыгарылыш класс укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Быел 9 сыйныфны 64 укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин һәм күпсанлы әти-әниләр, ветеран укытучылар катнашты. Укучыларның һәр сүзе дулкынлану хисләре белән тулы һәм укытучыларына рәхмәт хисләре белән сугарылган иде. Соңгы тапкыр кыңгырау чыңлаганда, зәңгәр күккә юл ярып күгәрченнәр очканда дулкынлану хисләре тагын да артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев