Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас муниципаль район Советының 44нче утырышы узды

Район Советы һәм башкарма комитеты утырышлар залында Апас муниципаль район Советының 44нче утырышы узды. Көн тәртибе буенча Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләү турында, шулай ук башка мәсьәләләр каралды. Конкурс комиссиясе бәйге һәм тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә Апас муниципаль район Советы карамагына Хисаметдинов...

Район Советы һәм башкарма комитеты утырышлар залында Апас муниципаль район Советының 44нче утырышы узды. Көн тәртибе буенча Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләү турында, шулай ук башка мәсьәләләр каралды.

Конкурс комиссиясе бәйге һәм тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә Апас муниципаль район Советы карамагына Хисаметдинов Равил Фәрит улын һәм Курамшин Фаил Госман улын тәкъдим итте. Һәр кандидатның чыгышын тыңлаганнан соң, район Советы рәисе - район башлыгы тәкъдиме һәм депутатларның тавыш бирүен исәпкә алып, Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Равил Хисаметдинов сайланды.

Апас муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп Зәмдиханов Рөстәм Зөфәр улы билгеләнде. Район башлыгы аларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә тынычлык, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев