Апас районы авылларында халык җыеннары үтә
Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә махсус комиссия бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнаша. Кичә Йомралы, Ишеево һәм Каратун авыл җирлекләрендә үткән бу җыеннарда үзара салым күләмен үзгәртү буенча референдумга әзерлек мәсьәләләре каралды. Ул 15 мартта үтәчәк һәм авылда теркәлеп яшәүчеләрнең 51 проценты аның күләмен хупласа гамәләгә керәчәк....
Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә махсус комиссия бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнаша. Кичә Йомралы, Ишеево һәм Каратун авыл җирлекләрендә үткән бу җыеннарда үзара салым күләмен үзгәртү буенча референдумга әзерлек мәсьәләләре каралды. Ул 15 мартта үтәчәк һәм авылда теркәлеп яшәүчеләрнең 51 проценты аның күләмен хупласа гамәләгә керәчәк. Халык белән сөйләшүләрдә аның күләмен быел 300 сум итеп билгеләү килешенде. Бу Бөек Ватан сугышы ветераннарына, урын өстендә ятучы, хәрәкәтләнә алмаучы инвалидларга һәм 18 яше тулып, көндезге уку бүлекләрендә укучы студентларга кагылмаячак. Халык җыены үткәрер алдыннан махсус комиссия былтыр билгеле категориядәге авылларда яшәүчеләрдән җыелган акчаларның җыелышын һәм кулланылышын тикшерде.
Бу җыеннар бүген тагын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев