Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районы электр челтәрләре җитәкчесе Айрат Җиһаншин Мактау кәгазьләренә лаек булды

Район электр челтәрләре җитәкчесе Айрат Җиһаншинга нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен бу көннәрдә рәхмәт сүзләре еш яңгырады. Ул җәйге универсиада объектларын электр энергиясе белән өзлексез һәм сыйфатлы тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Казан шәһәре башкарма комитетының Мактау грамотасына, республиканың баш энергетигы Илшат Фәрдиевнең истәлек билгесенә лаек булды. Шулай ук Идел...

Район электр челтәрләре җитәкчесе Айрат Җиһаншинга нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен бу көннәрдә рәхмәт сүзләре еш яңгырады. Ул җәйге универсиада объектларын электр энергиясе белән өзлексез һәм сыйфатлы тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Казан шәһәре башкарма комитетының Мактау грамотасына, республиканың баш энергетигы Илшат Фәрдиевнең истәлек билгесенә лаек булды. Шулай ук Идел буе электр челтәрләреннән дә югары һөнәри осталыгы өчен Мактау грамотасы бирелде. "Киләчәктә дә туган халкыбыз өчен тырышып эшләргә насыйп булсын. Без 2014нче елгы төзекләндерү кампаниясен башлап җибәрдек. Бүгенге көндә Биеш авыл җирлегендә эш бара", - ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев