Реклама
14нче апрель районда язгы чәчү эшләре башланып китте. Әлеге эшне беренчеләрдән булып Әлмәндәр берләшмәсе механизаторлары башлап җибәрде. 120 гектарда "Эстер" сортлы язгы бодай чәчәргә чыктык - диде бүлекчә җитәкчесе Айдар Хәмидуллин. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр, механизаторлар белән очрашты. - Язның бер көне ел туйдыра...
14нче апрель районда язгы чәчү эшләре башланып китте. Әлеге эшне беренчеләрдән булып Әлмәндәр берләшмәсе механизаторлары башлап җибәрде. 120 гектарда "Эстер" сортлы язгы бодай чәчәргә чыктык - диде бүлекчә җитәкчесе Айдар Хәмидуллин. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр, механизаторлар белән очрашты. - Язның бер көне ел туйдыра дигән борынгылар. Шуңа күрә бүгеннән старт алып, барыбыз да бердәм булып язгы чәчү эшләрен вакытында башкарып чыгыйк - дигән максат куйды район башлыгы. Шулай ук Йомралы, Горбунов берләшмәләре, аграр көллият тә җиң сызганып эшкә кереште. Хәерле сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа