Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районына икмәкле ел килде

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Фәргать Зиннәтов, "Ак Барс-Агро" вәкиле Рамил Шәяхмәтов, Татарстан "Гостехнадзор" идарәсеннән Радик Зыятдинов катнашында 14 июльдә быел уракта катнашучы ашлык комбайннарын кырда эшләтеп-сынап карап, кабул итү үткәрелде. "Комбайннар парады" быел үзара агроукулар рәвешендә иде. Районның баш инженеры Илдус Амануллин, баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин, агрофирма баш белгечләре...

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Фәргать Зиннәтов, "Ак Барс-Агро" вәкиле Рамил Шәяхмәтов, Татарстан "Гостехнадзор" идарәсеннән Радик Зыятдинов катнашында 14 июльдә быел уракта катнашучы ашлык комбайннарын кырда эшләтеп-сынап карап, кабул итү үткәрелде. "Комбайннар парады" быел үзара агроукулар рәвешендә иде. Районның баш инженеры Илдус Амануллин, баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин, агрофирма баш белгечләре Рифат Рәхмәтуллин, Фәнис Кәлимуллин, Азат Әхмәдуллин игенчеләр өчен мастер-класс, аңлату дәресләре үткәрделәр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин быелгы уракта тәүге тапкыр катнашучы яшь игенчеләр, Казан югары уку йортларында, Апас аграр көллияте студентлары, комбайнчы ярдәмчеләренә үз киңәшләрен бирде.

-Сөбханалла, быел кырларыбызда соңгы 5 елда күрелмәгән мул уңыш өлгереп килә. 40-45 әр центнер биологик уңыш көтелүче уҗым, язгы сабан басуларыбыз бихисап. Иминлек, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен беркайчан исебездән чыгармыйк, бер-беребезне югалтмыйк, күңелсезлекләргә тарымыйк.Узган ел районда төп урак эшләре 19 июльдә башланган иде, быел уракка бер атна иртәрәк төштек. Икмәкле, тырыш Апас халкы сынатмас дип ышанам, - диде ул

"Зөя" агрофирмасы генераль директоры Марат Хәсәнов та игенчеләргә үзенең шундый ук матур, ихлас теләкләрен ирештерде.

-Икмәкле ел килде. Урак конвейерын өзмәү, югары темп һәм сыйфатка ирешү өчен агрохолдинг хәер-фатыйхасы белән быел районга читтән 50 автомашиналык автоколонна чакырдык. Район техникасын, шәхси "КамАЗ"ларны да кушсаң, быел басуларда көн-төн эшләүче 65 комбайннан, ындыр табакларыннан икмәкне 120 автомашина ташыячак. Елдагыча, комбайн төренә һәм суктырылган ашлыкка карап, алдынгыларга кырга килеп акчалата премия тапшыру традициясе быел да үз көчендә кала. Бер тирәдәрәк бүлекчә, авыллардан килеп эшләүче комбайнчыларның юл чыгымнарына ягулык карточкалары биреләчәк. Басудагыларны көнгә 3 тапкыр ашату таләбе куела. Узган елгы уракта 100-120 мең сумлык хезмәт хакы язылган алдынгылар быел тагын да күбрәк булачак дип дип уйлыйм, батырып эшләгән кеше зур хезмәт хакы, премия итеп бирелүче икмәккә бик тә лаек,- ди ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев